23 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
«Тоннель» операциясе кысаларында 12 юл кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды
Бүген иртә белән, төгәлрәк әйткәндә, 6.00-8.00 сәгатьләрдә Актанышның Ленин проспектында һәм Вахитов урамында хокук сакчылары «Тоннель» операциясе уздырды. Чараның максаты- хокук бозуларны һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.
-
Балалар иҗат үзәге «Кышкы әкият» республика конкурсында мактаулы урынга лаек булды
Балалар иҗат үзәге коллективы беренчеләрдән булып Актанышны Яңа елга әзерләүгә керешкән иде. Педагоглар көче белән бинаның тирә-ягына кар сыннары, әкияти скульптуралар ясалды.
-
Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы дәвам итә: Районыбыз укучысы инглиз теленнән призер булды
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында инглиз теленнән 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 сыйныф укучысы Ганиева Камилә призер булды.
-
Йолдызнамә (18-25 гыйнвар)
Бу көннәрдә тыныч булырга киңәш ителә. Сез кабаланганга карап, бернәрсә дә үзгәрми. Һәр адымыгызны үлчәп эш итегез.
-
Ришат Нургалиевка Россия Федерациясенең атказанган спорт остасы исеме бирелде
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының 2022 елны йомгаклау коллегиясендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов белән район вәкилләре дә катнашты. Коллегия эше районыбыз өчен истәлеле мизгелләр белән тарихта калды.
-
Актаныш районы машина йөртүчеләре “Тоннель “ операциясендә имтихан тотты (фото һәм видео)
Гыйнвар аеның гадәти эш атнасы районыбыз машина йөртүчеләре өчен имтиханнан башланды- барысы өчен дә түгел, әлбәттә. Актаныш авылының төп юл артериясе булган Ленин проспекты һәм Вахитов урамында хокук сакчылары “Тоннель“ операциясе уздырды.
-
Богады мәктәбе укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнә
15 гыйнвар көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы 1-4 сыйныф укучылары арасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган “Юлда игътибарлы бул, юл йөрү кагыйдәләрен нык бел!” дигән интеллектуаль бәйге үткәрде.