Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Йолдызнамә (18-25 гыйнвар)

Бу көннәрдә тыныч булырга киңәш ителә. Сез кабаланганга карап, бернәрсә дә үзгәрми. Һәр адымыгызны үлчәп эш итегез.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Ахырына җиткерә алуыгызга ышанган эшләргә генә алыныгыз. Кирәкмәгән чүп-чарга вакытыгызны һәм көчегезне әрәм итмәгез. Башкаларга сүз белән тәэсир итү көчегез зур, шуннан оста файдаланыгыз. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Бер минут вакытны да бушка сарыф итмәскә киңәш ителә. Яңа танышкан кешеләр белән бик тиз уртак тел табарсыз. Ә менә дусларыгызның берсе авыр сүз әйтеп йөрәгегезне яраларга мөмкин. Гаиләгезгә, шәхси тормышыгызга игътибарны киметмәгез.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Һәр эшегездә йолдызлар ярдәм кулы сузарга әзер. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Күңелегезне борчыган сорауларга җавап табарсыз. Хаталарыгыз өчен үзегезне битәрләмәгез, ул бөтен кешедә дә була торган хәл.

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Максатыгызга ирешәм дисәгез, эчке тоемлавыгызга таянып эш итегез, кыю булыгыз. Бу арада акчагызны кысыбрак тотыгыз. Озакламый акча белән бәйле авырлыклар артта калыр. Ә акча белән эш итә белү сезгә киләчәктә дә ярдәм итәр. 

Арыслан (23 июль-23 август) 
Уңышлы атна. Тормыштагы вак-төяк нәрсәләрдән дә тәм табарсыз. Ләкин артык хискә бирелеп китеп, эшлисе эшләрегезне онытмагыз. Ярдәм итәргә теләүче кешеләрнең ярдәменнән баш тартмагыз. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Яңа идеяләр туып кына тора. Ирешкән уңышларыгызда туктап калмагыз, тагын да тырышыбрак эшкә чумыгыз. Якын туганнарыгызның проблемаларын хәл итәргә туры килмәгәе. Ләкин төшенкелеккә бирелмәгез, бар да яхшы булачак!


Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Күптән планлаштырылган эшләргә керешергә вакыт. Аларны бик җиңел башкарып чыга алырсыз. Атна ахырында гомерегездә дә эшләп карамаган эшкә алынырсыз һәм... нәтиҗәсеннән бик канәгать калырсыз. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Эштә дә, гаиләдә дә үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз. Артык хискә бирелү, күп сөйләү сезнең йомшак якларыгызны “фаш итәр”. Кайберәүләр шуннан бик оста файдаланырга мөмкин. Шуңа күрә, итәк-чабуларыгызны җыебрак йөрегез.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Берәр проблеманың чишелешен таба алмыйсыз икән, башыгызны катырмагыз, аны хәл итүне кичектереп торыгыз, нишләргә кирәк икәнен вакыт үзе күрсәтер. Төшенкелеккә бирелмәскә, позитив булырга тырышыгыз. Озакламый сезнең урамда да кояш чыгачак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Кешегә яхшылык эшлим дип, кеше эшен дә үз өстегезгә аласыз. Әлбәттә, кешегә булышу – яхшы сыйфат. Әмма үзегезне беренче урынга куярга өйрәнегез. Югыйсә, җилкәгезгә менеп атланганнарын сизми дә калырсыз. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Тормышыгызда килеп чыккан каршылыкларга тыныч карагыз, салкын акыл белән эш итегез. Үз көчегезгә ышаныгыз. Сезгә йолдызлар хәерхаклы, дусларыгызның ярдәме, җылы сүзе көч-дәрман бирер. 

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Тыныч булырга киңәш ителә. Сез кабаланганга карап, бернәрсә дә үзгәрми. Һәр адымыгызны үлчәп эш итегез. Кайвакыт проблемалардан “качып” тору да ярдәм итә. Бераз көч туплагач, янә эшкә тотынырсыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев