Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Богады мәктәбе укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

15 гыйнвар көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы 1-4 сыйныф укучылары арасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган “Юлда игътибарлы бул, юл йөрү кагыйдәләрен нык бел!” дигән интеллектуаль бәйге үткәрде.

Әлеге чарада укучылар үзләренең юл билгеләрен  белүләрен күрсәттеләр,  юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Шулай ук пазллар төзеделәр, ребуслар чиштеләр, видеоязмадан өзек карап, ни дәрәҗәдә игътибарлы булуларын  сынадылар. Чарада укучылар бик актив катнаштылар.


Әлеге чарага район юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы да килгән иде. Ул  укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә  кирәклеген әйтте.

Ләйсән Рәдиф кызы әлеге чарага буш килмәгән иде. Ул укуларга юл йөрү кагыйдәләренә багышланган белешмәлекләр,  яктылык кайтаргыч фликерлар   таратты, истәлек бүләкләр бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев