Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Тоннель» операциясе кысаларында 12 юл кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды

Бүген иртә белән, төгәлрәк әйткәндә, 6.00-8.00 сәгатьләрдә Актанышның Ленин проспектында һәм Вахитов урамында хокук сакчылары «Тоннель» операциясе уздырды. Чараның максаты- хокук бозуларны һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.

        Бүгенге операция барышында дистәләгән автомобиль йөртүче тикшерелде. Куркынычсызлык каешлары эләктерелгәнме, балалар махсус креслоларга утыртылганмы, документлар тәртиптәме (йөртү хокукы, страховка һ.б.), тиешле тизлек сакланамы- барысы да игътибарга алынды. Шулай ук шоферларның канында алкоголь булу-булмауга тест ясалды.

          ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев операция кысаларында 12 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыга беркетмә төзелүен хәбәр итте. 5 машина йөртүчегә куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 3- сенә 12 яшькәчә балаларын махсус урындыккка утыртмаганга штраф түләргә туры киләчәк. Юлның тиеш түгел урынында каршы як полосага чыккан райондашыбыз да инспекторларның очлы күзеннән читтә калмаган. Тәртип сакчылары автомобильләрен вакытында иминиятләштермәгән 2 , тәрәзәләрен тонировкалаган 1 очракны ачыклаганнар. 

          Ренат Радик улы актанышлыларны, районыбыз кунакларын кышкы юлларда аеруча сак йөрергә өнди:

-  Юлларны һәрвакыт чистартып торсалар да, табигать шартлары үзенекен итә, бозлавык хасил булган урыннар бик күп. Райондашларның юлларда дөрес тизлекне саклап, үзләренең дә, пассажирларының да иминлек каешларын эләтереп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп имин йөрүләрен теләп калам,- ди ул.

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев