Җилкәннәр – җилдә, ирләр диңгездә сынала
Флотта хезмәт иткән кеше гомер буена диңгезче булып кала, аны башкалардан аерып торучы сыйфатлар - дуслыкның кадерен белү, бердәм һәм бергә булу, ярдәмләшеп яшәү.
Районыбызда төрле тармакларда эшләүләренә карамастан, алар бер-берсе белән аралашып, диңгезчеләр берләшмәсенә берләшеп, дустанә яшиләр. Һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә үтүче Хәрби-Диңгез флоты көнендә бергә очрашып, истәлекле...