Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җилкәннәр – җилдә, ирләр диңгездә сынала

Флотта хезмәт иткән кеше гомер буена диңгезче булып кала, аны башкалардан аерып торучы сыйфатлар - дуслыкның кадерен белү, бердәм һәм бергә булу, ярдәмләшеп яшәү. Районыбызда төрле тармакларда эшләүләренә карамастан, алар бер-берсе белән аралашып, диңгезчеләр берләшмәсенә берләшеп, дустанә яшиләр. Һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә үтүче Хәрби-Диңгез флоты көнендә бергә очрашып, истәлекле...

Флотта хезмәт иткән кеше гомер буена диңгезче булып кала, аны башкалардан аерып торучы сыйфатлар - дуслыкның кадерен белү, бердәм һәм бергә булу, ярдәмләшеп яшәү.

Районыбызда төрле тармакларда эшләүләренә карамастан, алар бер-берсе белән аралашып, диңгезчеләр берләшмәсенә берләшеп, дустанә яшиләр. Һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә үтүче Хәрби-Диңгез флоты көнендә бергә очрашып, истәлекле үткәрәләр. Дулкынландыргыч мизгелләрне якынайтып, районда диңгезчеләр берлегенең рәисе - Чалманарат егете Нәҗип Гыйльфанов, урынбасары Фәрит Тимеров, актив диңгезче Индус Заһитов алдан ук "дулкынландылар" - оештыру мәшәкатьләре белән янып-көеп йөрделәр. Чөнки быел районда диңгезчеләр берлеге оешуга 5 ел! Ел да газетабыз битләрендә хезмәттәш дусларының хәрби һәм тормышчан юлын чагылдыралар, хәрби хезмәткә карата фикерләрен белдерәләр, теләк-тәкъдимнәрен әйтәләр. Ә быелның ел ачышы - Тыңламас авылында гомер кичерүче 91 яшьлек сугыш ветераны Хәсән Талипов!

Бу хакта берлек рәисе Нәҗип Миркасыйм улы:

- Район диңгезчеләр берлеге оешуга быел 5 ел. Ул теркәлгән 87 диңгезчене берләштерә. Быел иң өлкән диңгезче - сугыш ветераны Хәсән Талип улы өстәлде. Ул 1924 елда шушы ук авылда туган. Хәсән абый 1942 елдан алып 1950 елга кадәр Мурманск өлкәсендә Төньяк диңгез флотында торпедо катерында атучы һәм элемтәче булып хезмәт итә. Фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәшә. Сугыш беткәннән соң да Хәсән ага 5 ел элемтәче булып хезмәт итә. Туган ягына кайткач, тыныч тормышта механизатор белгечлеге белән төрле шәһәрләрдән комбайннар куа. Лаеклы ялга чыккач та хәрәкәттә булуны хуп күрә, шөкер итеп, бүген дә УАЗ машинасын егәрли.

Диңгезчеләр берлегенең төп максаты: яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү; һәлак булган, шәһит киткән сугышчылар рухына Коръән уку, искә алу; үткәннәрне искә төшереп, гадәти тормыш хикмәтләре турында сөйләшеп, дуслык җепләрен ныгытып, чәй табыны артында сөйләшү.

Бәйрәм уңаеннан барлык диңгезчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Һәрберегезгә саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр, киләчәк тормышыгызда кайгысыз-
хәсрәтсез, теләгән теләкләрегезне тормышка ашырып, шатлык, бәхет белән яшәргә язсын. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын, - диде ул.

Яшь йөрәкле диңгезче Индус абый иҗат төркемебезне Тыңламас авылына дәште. Бергәләп Хәсән абыйның хәлен белеп, бәйрәм белән котлап, ихластан аралашып кайттык. Фәвәдә апа белән тигез һәм тыныч картлык кичерәләр, олыгайган көндә бер-берсенә терәк булуның кадерен беләләр.

- Язмыш мине төрлечә сынады, бирешмәдем, - ди Хәсән абый.

Ут-су да кичә ул, тыныч тормышта юл газапларын үтеп, комбайннар да куа, хуҗалык эшләрендә дә кайнап яши. 1950 елда гаилә корып, тыныч кына яшим дигән хыяллары чынга ашмый. Фәүзия апа да, Халисә апа да озын гомерле булмый. Ялгызлык ачысын татырга туры килә. Балалар Әхсән, Эльвира, Әлфия туган нигезне онытмый, хәлләрен белеп, ярдәмләшеп яшиләр. Бүген инде 18 ел Фәвәдә апа белән һәр туган көнгә куанып яшиләр. Социаль хезмәткәр Римма да һәрчак хәлләрен белеп, ышанычлы терәк булып тора үзләренә.

Озын гомерле булуның серен көр кәеф белән яшәүдә, башкаларга игелекле, кешелекле булуда дип саный Хәсән абый - диңгезче сүзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев