Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Диңгезчеләр – Куян авылыннан

Һәр елны, июльнең соңгы якшәмбесендә, Хәрби-Диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Ил каршындагы изге бурыч - Ватанны саклау бурычын Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты сафларында үтәп, Куян авылы ир-егетләре дә намуслы хезмәтләре белән илебез тарихына зур өлеш керткәннәр. Флотта хезмәт итү аларны берләштерә, дуслыкларын ныгыта. Мулланур Бәшәров, Бөек Ватан сугышы ветераны,...

Һәр елны, июльнең соңгы якшәмбесендә, Хәрби-Диңгез флоты көне билгеләп үтелә.

Ил каршындагы изге бурыч - Ватанны саклау бурычын Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты сафларында үтәп, Куян авылы ир-егетләре дә намуслы хезмәтләре белән илебез тарихына зур өлеш керткәннәр. Флотта хезмәт итү аларны берләштерә, дуслыкларын ныгыта.

Мулланур Бәшәров, Бөек Ватан сугышы ветераны, 8 ел хәрби хезмәттә булды, авылыбызның аксакалы иде. Авылыбызда мәчет төзелешен җитәкләп, аны эшләүче мәчетләр дәрәҗәсенә җиткерде, яңа мәчеттә имам-хатип булды. Урыны җәннәттә булсын.

Марс Тимеров флотта хәрби шофер булган. Япон диңгезендә кит аулаучылар сафында хезмәтен тәмамлаган. Күп еллар хуҗалыкара төзелеш оешмасында, "Дорспецстрой"да, ягулык конторасында хезмәт куйды. Урыны җәннәттә булсын.

Рафис Салихҗанов Чистайда елга флотында чыныгу алып, Хәрби-Диңгез флотына чакырыла. Радист. Казан дәүләт педагогия институтын, Ижау энергетика институтын тәмамлый. Чуракай урта мәктәбендә укытты, энергетик булды. Лаеклы ялда, гаиләсе белән Чаллыда яши.

Фәрит Тимиров Кара диңгез флотында хезмәт итте. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлады. Укытучы, КПСС райкомында инструктор, АТХ, КБО, ягулык конторасы, УЭНКВ оешмаларын җитәкләде. Куян авылында мәчет төзелешен башлап йөрде, зур өлешен кертте. Лаеклы ялда, гаиләсе белән Актанышта яши.

Флорид Шәехов төзүче, эретеп ябыштыручы булды, 4нче ПМКда хезмәт куйды. Вафат. Гаиләсе Актанышта яши.

Яссир Габдуллин "Таулар" колхозында, нефтебазада хезмәт куйды. Вафат. Гаиләсе Куян авылында яши.

Таһир Төхбәтуллин шофер, элемтәче, агрегат заводында слесарь хезмәтләрен башкарды. Гаиләсе белән Куян авылында яши.

Мәхмүт Хәбетдинов ягулык конторасында, мастер-такта яручы булып эшләде. Гаиләсе белән Куян авылында яши.

Илгиз Шәйгарданов бизнес белән шөгыльләнә. "Мизгел" кафесы, азык-төлек кибете һәм башка кибетләре бар. Гаиләсе белән Актанышта яши.

Хәбиб Хөсәенов Төмән якларында хезмәт куя. Гаиләсе Актанышта яши.

Эльвард Хөсәенов Актаныш ашлык кабул итү оешмасында эшли. Гаиләсе белән Куян авылында яши.

Илдус Габдуллин диңгез пехотасында хезмәт итте. Гаиләсе белән Куян авылында яши.

Раел Шакиров июнь аенда гына Кара диңгез флотында, Севастополь шәһәрендә хезмәтен тәмамлап, авылга кайтты. Өйләнмәгән (кызлар колагына гына).

Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иткән барлык райондашларны Хәрби-Диңгез флоты көне белән котлыйбыз. Киләчәктә уңышлар, сәламәтлек, иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев