26 август 2015 яңалыклары
-
Күҗәкә авыл җирлегедә халык җыены булып узды
25 август көнне Күҗәкә авыл җирлегенең халык җыены булып узды. Анда районыбыз кунагы - Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты, район үзәк хастаханә, игелек үзәге, пенсия фонды вәкилләре катнашты. Халык җыенына кадәр, "Мәктәпкә...
-
Котлыйбыз!
"Ел укытучысы - 2015" бәйгесендә катнашып җиңү яулаган, Пучы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашып, татар телен саклау һәм үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры дипломы белән бүләкләнде. Шундый ук диплом Пучы урта мәктәбенә дә тапшырылды.
-
Ике милләт халкы дус яши
Районда авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар дәвам итә. Узган атнада шундый очрашу Татар Суыксуы авыл җирлегендә дә узды. Татар Суыксуы авыл җирлеге биш авылны берләштерә. Анда 673 хуҗалыкта 1886 кеше яши. Соңгы биш елда халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча җирлектә шактый эшләр башкарылган. 2013 елда Мари Суыксу авылындагы, 2014 елда...
-
Зона гамәли семинары узды
21 август көнне Актанышның 2нче мәктәбе базасында Актаныш, Мөслим, Сарман районнары татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "ФДББСна күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның торышы: эш программалары, технологик карта төзү" темасы астында зона гамәли семинары булып узды. Семинар барышында район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды,...
-
Чәчәк бәйрәме – күңел бәйрәме
Шимбә көнне "Яшьлек" мәдәни үзәге каршындагы мәйданда чәчәк бәйрәме үткәрелде. Ул берничә чараны берләштереп оештырылды. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе, "Өй алдыбыз - гөлбакча" бәйгесен йомгаклау һәм авыл җыеннарының йомгаклау гала-концерты - һәркайсы үз тамашачысын җыйды. Бәйрәмгә килүчеләрне, иң әүвәл, табигать хәзинәсеннән ясалган бай күргәзмә каршы алды. Һәрберсе - күзләрне иркәләрлек...