Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ике милләт халкы дус яши

Районда авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар дәвам итә. Узган атнада шундый очрашу Татар Суыксуы авыл җирлегендә дә узды. Татар Суыксуы авыл җирлеге биш авылны берләштерә. Анда 673 хуҗалыкта 1886 кеше яши. Соңгы биш елда халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча җирлектә шактый эшләр башкарылган. 2013 елда Мари Суыксу авылындагы, 2014 елда...

Районда авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар дәвам итә. Узган атнада шундый очрашу Татар Суыксуы авыл җирлегендә дә узды.
Татар Суыксуы авыл җирлеге биш авылны берләштерә. Анда 673 хуҗалыкта 1886 кеше яши. Соңгы биш елда халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча җирлектә шактый эшләр башкарылган. 2013 елда Мари Суыксу авылындагы, 2014 елда Татар Суыксуы авылындагы мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Җирлектәге барлык социаль объектлар да халыкка тиешенчә хезмәт күрсәтә. Һәрбер авыл, мәктәп, мәдәният йортлары төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулый. Аларда откан грантлар бәрабәренә үз авыл, оешмаларының эшчәнлеген яхшырту буенча эш алып баралар.
Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисовның чыгышыннан да күпме эш башкарылганын күрергә була иде. Урам аралары төзекләндерелә, электр линияләре алыштырыла. Әлеге җирлек халкы да, ниһаять, чиста су эчә башлаячак. Биредә "Чиста су" программасы кысаларында яңа су линияләре сузыла, скважина казылган. Үзара салым акчасын да һәрбер авылныкын үзенә тотуны максат итеп куйганнар. Шул акчалар хисабына зиратлар, һәйкәлләр карап тотыла, урам араларындагы юллар эшләнә.
Әлеге җирлекнең иң матур сыйфатларының берсе - биредә ике милләт - татарлар һәм марилар дус-тату гомер итәләр.
- Безнең җирлектә моңа кадәр ике милләт халкы дус яшәде. Низаглар да чыкмады. Моннан соң да шулай тату яшәүне булдыру өчен тырышачакбыз. Кешенең нинди милләттән булуы әһәмиятле түгел, иң мөһиме - аларның гамәлләре матур булсын, -ди Рәсүл Харисов.
Халык белән очрашуда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та катнашып, әлеге җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Алга таба да җирлектә социаль объектларны төзекләндерүне
дәвам итәргә җыеналар.
Балалар - җирлекнең киләчәге. Быелгы уку елында Татар Суыксуы авыл җирлегендә 14 бала
I сыйныфка укырга керә. Чара барышында, "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында, әлеге нәниләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Ике милләт халкы дус яши

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев