Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Зона гамәли семинары узды

21 август көнне Актанышның 2нче мәктәбе базасында Актаныш, Мөслим, Сарман районнары татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "ФДББСна күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның торышы: эш программалары, технологик карта төзү" темасы астында зона гамәли семинары булып узды. Семинар барышында район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды,...

21 август көнне Актанышның 2нче мәктәбе базасында Актаныш, Мөслим, Сарман районнары татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "ФДББСна күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның торышы: эш программалары, технологик карта төзү" темасы астында зона гамәли семинары булып узды.
Семинар барышында район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, Ләйсән Әминова сәләтле балалар белән эшләү алымнары, нәтиҗәләре белән уртаклашты, Гөлүсә Кашапова, Резеда Фәйзрахманова, Мәйсәрә Хәбирова, Гөлнара Рахманова тарафыннан мастер класслар күрсәтелде. Мәгарифне үстерү институты милли мәгариф лабораториясе мөдире, КФУ Алабуга филиалы доценты, филология фәннәре кандидаты Айгөл Мөхәммәтҗанова тарафыннан эш программасы үрнәкләре, технологик карта төзү алымнары өйрәтелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Зона гамәли семинары узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев