Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күҗәкә авыл җирлегедә халык җыены булып узды

25 август көнне Күҗәкә авыл җирлегенең халык җыены булып узды. Анда районыбыз кунагы - Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты, район үзәк хастаханә, игелек үзәге, пенсия фонды вәкилләре катнашты. Халык җыенына кадәр, "Мәктәпкә...

25 август көнне Күҗәкә авыл җирлегенең халык җыены булып узды.
Анда районыбыз кунагы - Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты, район үзәк хастаханә, игелек үзәге, пенсия фонды вәкилләре катнашты.
Халык җыенына кадәр, "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясенә нигезләнеп, быел I сыйныфка барасы 4 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырылды, белем иленә игелекле юл күрсәттеләр. Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Хөсәен улының районыбыз буенча узучы мондый очрашуларда беренче тапкыр катнашуы түгел. Күҗәкә авыл җирлегендә дә катнашып, акция кысаларында, быел беренче сыйныфка баручы укучыларны тәбрикләп үтте.
Шулай ук Фәнзилә һәм Хәниф Шәйхетдиновлар гаиләсендә тәрбияләнүче берсеннән-берсе матур 6 кызчык залда утыручыларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
Соңрак җыен мәсьәләләре каралып үтте. Анда шушы җирлектә яшәүчеләргә кагылышлы сораулар күтәрелде - юллар, су, җирлекне төзекләндерү буенча сораулар, рәсәй һәм республика программаларына нигезләнеп башкарылган эшләр турында сөйләшү алып барылды.
Авыл халкы район башлыгына үзләрен борчыган сорауларны җиткерде.
Җыен тәмамлангач, "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле җирле халыкка үзләренең искиткеч концерт номерларын бүләк иттеләр.
Чыганак: aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Күҗәкә авыл җирлегедә халык җыены булып узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев