28 май 2025 яңалыклары
-
Яугирләр - безнең хәтердә!
Махсус хәрби операция герое Раил Надриев истәлегенә ярышларны ачу тантанасына килүчеләр технология техникумының «Дан» аллеясына чәчәкләр салдылар. Биредә технология техникумын төрле елларда тәмамлаган элеккеге студентларга мемориаль такталар куелды. Кызганыч, кайчандыр махсус хәрби операциядә һәлак булган биш батыр аллеясы елдан-ел киңәя. Бүген Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап башын салганнар саны 23 кә җиткән.
-
Махсус хәрби операция ветераны Илсур Зәкиев: Хәтер такталары яңаралар...
Бүген Раил Надриев истәлегенә багышланган хәрби -патриотик ярышларны ачу тантанасына МХО ветераны, Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан Илсур Зәкиев тә килгән иде.
-
Булачак авыл хуҗалыгы белгечләре махсус хәрби операциядә көрәшүчеләрдән үрнәк ала
Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Раил Надриев истәлегенә оештырылган хәрби-патриотик ярышларда катнашучылар белән әлеге чараның әһәмияте турында сөйләштек. Актаныш технология техникумы студентлары да, ут күршеләребез- Мөслим районы күппрофильле техникумы, Башкортостанның Илеш районы Яркәй авылындагы Дуван филиалы техникумы егетләре дә махсус хәрби операциядә илебез киләчәге өчен көрәшүчеләрдән үрнәк алуларын әйттеләр. Ә әлеге ярышлар физик яктан чыныктыра, армия сафларында хезмәт итәргә ныклы әзерлек булып тора.
-
Актаныш технология техникумының чыгарылыш студентлары демонстрацион имтихан тапшыра
Актаныш технология техникумында демо- экзаменнар дәвам итә. Бүген 4 нче курсны тәмамлаучы 011ЭР төркеме уку йортында алган белемнәре буенча имтихан тапшыра. Сынауларга читтән килгән экспертлар бәя бирә.
-
Технология техникумындагы хәрби- патриотик чарада Актанышның чик сакчылары хөрмәтләнде
Махсус операциядә батырларча һәлак булган, «Батырлык өчен» ордены иясе Раил Надриев истәлегенә технология техникумында оештырылган хәрби- патриотик ярышларны ачу тантанасында Актаныш районы башлыгының мобилиция буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов чыгыш ясады.
-
Актанышта махсус хәрби операция батыры Раил Надриев истәлегенә хәрби-патриотик ярышлар узды
Бүген Актаныш технология техникумында өченче тапкыр рәттән махсус хәрби операциядә һәлак булган Раил Надриев истәлегенә «Ягез әле, егетләр!» хәрби-патриотик ярышлар уза. Раил Марсель улы технология техникумын тәмамлап яу кырында һәлак булган беренче студент. Ул үлгәннән соң «Батырлык» орденына лаек булды.
-
Чик сакчылары көне белән!
Чик сагында торучыларны, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләребезне бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
-
Чик сакчылары көне белән!
Бүген чәршәмбе, 28 май — Чик сакчылары көне! Ватаныбызны саклап, чик буенда хезмәт иткән һәм хезмәт итүче һәркемне чын күңелдән котлыйбыз!