Технология техникумындагы хәрби- патриотик чарада Актанышның чик сакчылары хөрмәтләнде
Махсус операциядә батырларча һәлак булган, «Батырлык өчен» ордены иясе Раил Надриев истәлегенә технология техникумында оештырылган хәрби- патриотик ярышларны ачу тантанасында Актаныш районы башлыгының мобилиция буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов чыгыш ясады.
Ул техникумны тәмамлаучыларның Ватаныбыз өчен изге көрәштән тайпылмауларын билгеләп үтте. Туган авылларыбызны яшәтүче, хуҗалык басу-кырларында иген иккән, фермаларда терлекчелектә хезмәт куйган җир уллары илебезне неонацизм тарафдарларыннан азат итүдә актив катнаша.
Бәйрәмнең почетлы кунаклары- бүген үзләренең хәрби көннәрен билгеләп үтүче районыбызның чик сакчылары булды. Нәсим Әзһәм улы район «Хәрби туганлык» берләшмәсе исеменнән Чик сакчылары берләшмәсе әгъзаларын котлады. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре, райондагы хәрби-патриотик чараларда актив катнашулары, яшь буынны тәрбияләүдәге зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтте. Актив чик сакчысы Денис Латыйп улына «Хәрби туганлык» берләшмәсе медален тапшырды.
Чик сакчылары берләшмәсе җитәкчесе, хәрби комиссариат хезмәткәре Рузил Нәфиков студентларны батыр булырга, үзенең чыгышында моның өчен хәзердән үк шөгыльләнергә кирәк дип киңәшләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев