Актанышта махсус хәрби операция батыры Раил Надриев истәлегенә хәрби-патриотик ярышлар узды
Бүген Актаныш технология техникумында өченче тапкыр рәттән махсус хәрби операциядә һәлак булган Раил Надриев истәлегенә «Ягез әле, егетләр!» хәрби-патриотик ярышлар уза. Раил Марсель улы технология техникумын тәмамлап яу кырында һәлак булган беренче студент. Ул үлгәннән соң «Батырлык» орденына лаек булды.
Раил Надриев истәлегенә оештырылган быелгы ярышларда тагы да күбрәк командалар катнаша. Технология техникумы командасы белән бергә күршеләребез- Мөслим районы күппрофильле техникумы, Башкортостанның Илеш районы Яркәй авылындагы Дуван филиалы техникумы егетләре ярыша. Бәйгегә бары 1 курс студентлары гына җәлеп ителгән.
Раил Надриев- безнең олы горурлыгыбыз. Раил Мари Суыксуы мәктәбеннән соң Актаныш техникумына укырга килә. Уку йортын 2021 елда тәмамлый һәм көзен армия сафларына китә. 2022 елда август аенда контракт төзеп махсус хәрби операциягә катнашырга карар кыла. Көзен каты бәрелешләр вакытында һәлак була.
Директор Ландыш Шәмсунова техникумда хәрби-патриотик чараларның системалы төс алуын әйтте, Раил Надриев истәлегенә оештырылган бүгенге ярышлар шуның чираттагысы.
Бүгенге чара шул ягы белән истәлекле- Раилнең әтисе Марсель Надриев махсус хәрби операция батырларына багышланган китап алып килгән. Бу китапның авторы Сочида яшәүче шагыйрә Елена Евченко. Авторның унынчы китабы «Они обещали вернуться» дип атала. Китапларны Марсель абый Раил укыган уку йортларына- технология техникумына, Мари Суыксуы мәктәбенә, туганнарына бүләк иткән.
Марсель Надриев әлеге чара Раилне искә алу гына түгел, ә барлык махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларны хөрмәтләү чарасы да, ди.
- Техникумның Хәтер аллеясында 5 кеше иде, хәзер аларның саны арта. Берсен дә онытырга тиеш түгелбез.
Улымны юксынам, искә алган саен күз яшьләре ага. Раилне авылга алып кайтып җирләр алдыннан төш күрдем. Төштә телефоным шалтырады. Инвалид бит мин, кеше ярдәменнән башка телефонымны ала алмыйм. Ә төштә сикереп торып телефонымны алып сөйләшмәкче булам. Экранда сурәт- хәрби колонна бара, колонна үтеп киткәндә бер танк шушы күренешне төшергән кешене таптап үтте. Башка төшләр кергәне юк.
Балам Раил Надриевны беркем дә онытмый, шуның өчен райондашларга зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев