Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Булачак авыл хуҗалыгы белгечләре махсус хәрби операциядә көрәшүчеләрдән үрнәк ала

Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Раил Надриев истәлегенә оештырылган хәрби-патриотик ярышларда катнашучылар белән әлеге чараның әһәмияте турында сөйләштек. Актаныш технология техникумы студентлары да, ут күршеләребез- Мөслим районы күппрофильле техникумы, Башкортостанның Илеш районы Яркәй авылындагы Дуван филиалы техникумы егетләре дә махсус хәрби операциядә илебез киләчәге өчен көрәшүчеләрдән үрнәк алуларын әйттеләр. Ә әлеге ярышлар физик яктан чыныктыра, армия сафларында хезмәт итәргә ныклы әзерлек булып тора.

Раил Надриев истәлегенә оештырылган хәрби-патриотик ярышлар якташыбыз, Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда дәвам итте.

Актаныш технология техникумы студенты, программистлыкка укучы Рәмис Миршәрипов үзенең ярышка җиңәргә килүен әйтте. Волейбол, чаңгы спорты белән шөгыльләнүче егет турникта да оста тартыла:

Бүген 19 тапкыр турникта тартылдым. Бу чаралар бик кирәк. Армия сафларына бару өчен тренировка, әзерлек булып тора.

Артур Ганиев Башкортостанның Илеш районы Яркәй авылындагы Дуван филиалы техникумы җир белгече булырга әзерләнә. Командаларына 1 курсның иң көчле студентларын сайлап алып килгәннәр. Биредә тагы да булдыклырак яшьләр белән танышуын әйтте ул:

-Ярышлар гадел үтә, берәү дә харәмләшми, монысы иң әһәмиятлесе. Раил Надриев истәлегенә бур ярышлар өченче тапкыр үткәрелә, киләчәктә дә бу чара тукталмасын,- ди Артур.

Мөслим районы күппрофильле техникумының авыл хуҗалыгы техникаларын, җиһазларын эксплуатацияләү һәм төзекләндерү бүлегендә укучы Әмир Гәрәев турникта тартылды, икенче урынга лаек булуы белән ул бик горурлана:

Бар студентлар да тырыша, алар бер-берсенә көндәшләр түгел, ә дуслар. Миңа монда бик ошый, – ди күршебез. 

 Команда составында 5 студент, алар автомат сүтеп-җыю, 100 метрга йөгерү, турникта тартылу, җирдән этелү, гер күтәрү, кул көрәштерүдә көч сынашты һәм команда белән аркан тартышты. Җиңүчеләргә техникум җитәкчеләре әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Раил надриевның әтисе Марсель дә иганәчелек күрсәткән, алдынгы спортчыларны медальләр белән хөрмәтләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев