29 декабрь 2023 яңалыклары
-
Чаңгы юлында ярыш кызу барды
Мәктәп укучылары арасындагы районкүләм ярыш файдалы һәм ифрат күңелле үтте. Ул «Бүләк» чаңгы базасында үткәрелде.
-
Яңа ел алды дип куркынычсызлык кагыйдәләренә бармак аша карамагыз!
Юллардагы иминлек һәрчак күз уңында. Районыбызның ЮХИДИ инспекторлары райондашларыбызның, кайткан кунакларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан даими төстә рейдлар үткәреп кенә тора. Бүген дә Яңа ел алдыннан ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Артур Җиһаншин белән инспектор Инсаф Мингазов район юлларына чыкты.
-
Житель с. Актаныш осужден за управление транспортным средством в состоянии опьянения
Прокуратура Актанышского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении 35-летнего жителя с. Актаныш, который признан виновным в совершении преступления, предусмотренного ст.264.1 УК РФ (управление автомобилем лицом, находящимся в состоянии опьянения, подвергнутым административному наказанию за невыполнение законного требования уполномоченного должностного лица о прохождении медицинского освидетельствования на состояния опьянения).
-
Яшь шагыйрьләр шигырьләре Идел һәм Илдар Кыямовлар башкаруында социаль челтәрләргә чыга
Проект аудиоформатта яздырылган шигырьләре аша яшь шагыйрьләрне киңрәк таныту, аларның тыңлаучылар даирәсен арттыру максатыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, аларның гранты хисабына тормышка ашырылган.
-
«Актаныш-информ»ның телеграмм-каналын 2023 елда 14, 4 миллион тапкыр караганнар
Дуслар, «Актаныш-информ»ның электрон сервисларының 2023 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясар вакыт җитте. Актаныш-рт.ру сайтына кереп безнең язмаларыбызны укучылар саны көннән-көн арта. ВКонтакте, телеграммдагы язылучыларыбыз да безнең белән булырга ашыга, подписчикларыбыз саны бермә-бер күбәя. Димәк, сезгә иң дөрес, иң җитез хәбәрләр белән безнең ресурслар аша танышу ошый, күңелегезгә хуш килә, димәк, безгә ышанычыгыз зур!
-
Хуш киләсең, Яңа ел: Актанышның төп Яңа ел бәйрәменнән безнең репортаж
Актанышның горурлыгы, һәр Яңа елда буыннан-буынга күчеп баручы тройкалар парадын сагынып көтеп алдык. Бүген Актанышта Яңа елга багышланган күпсанлы чаралар уза.
-
Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Яңа ел ярминкәсе барышы белән танышты
Бүген районыбызда бик күп бәйрәм чаралары уза. Яңа 2024 елны каршылап иртәннән үк Кышкы ярминкәдә халкыбыз өчен ярминкәләр оештырылды. Сату-алу мәйданында ни генә юк, ите, мае, яшелчәсе, җиләк-җимеше, барысы да үзебезнең районыбыз халкы Яңа ел табынына куярга дип хәстәрләп алып чыгылган. Ярминкә барышы белән район башлыгы Ленар Зарипов та танышты. Ленар Рафак улы ярминкәдә катнашучыларга, продукция, башка кирәк-яраклар белән сату итүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
-
Район җитәкчеләре МХОдә һәлак булганнарның балаларына Актаныш Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитовның күчтәнәчләрен тапшырды
Казандагы Актаныш Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов туган төбәге Актаныш районы, туган авылы Чуракай авыл җирлеге белән аеруча да якын мөнәсәбәтләрне саклап яши. Вәсим Хуҗаҗан улының хәйрия өлкәсендәге хезмәтләре дә бик күп.