«Актаныш-информ»ның телеграмм-каналын 2023 елда 14, 4 миллион тапкыр караганнар
Дуслар, «Актаныш-информ»ның электрон сервисларының 2023 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясар вакыт җитте. Актаныш-рт.ру сайтына кереп безнең язмаларыбызны укучылар саны көннән-көн арта. ВКонтакте, телеграммдагы язылучыларыбыз да безнең белән булырга ашыга, подписчикларыбыз саны бермә-бер күбәя. Димәк, сезгә иң дөрес, иң җитез хәбәрләр белән безнең ресурслар аша танышу ошый, күңелегезгә хуш килә, димәк, безгә ышанычыгыз зур!
Электрон социаль мессенджерлар арасында иң яшь сервисыбыз- "Актаныш-информ"ның телеграмм-каналы.
2023 елда 1057 подписчигыбыз безнең сафларга кушылган. Ел дәвамында 13 406 публикация тәкъдим иткәнбез. 14, 4 миллион карауга ия булганбыз. 22 канал безнең язмаларны үзенә цитата итеп алган. 63 канал "Актаны-информ"ны искә алган. 17 мең репост ясалган. 12, 6 мең тапкыр безнең язмаларны подписчикларыбыз бер-берсенә җибәргән. 25, 1 мең реакция ясалган. 786 комментарийда үз фикерләрегезне белдергәнсез.
Без Актаныш муниципаль районы, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясендәге мөһим яңалыкларны беренчеләрдән булып сезгә җиткерәбез. Аеруча җирлегебездәге вакыйгаларны яктырту безнең төп нишабыз. Барысы да үзебезнең халкыбыз, кешеләребез өчен! Безнең белән җулганыгыз өчен зууур рәхмәт! Алдагы 2024 елда да бергә булыйк, бердәм булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев