Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яңа ел алды дип куркынычсызлык кагыйдәләренә бармак аша карамагыз!

Юллардагы иминлек һәрчак күз уңында. Районыбызның ЮХИДИ инспекторлары райондашларыбызның, кайткан кунакларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан даими төстә рейдлар үткәреп кенә тора. Бүген дә Яңа ел алдыннан ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Артур Җиһаншин белән инспектор Инсаф Мингазов район юлларына чыкты.

Бүгенге рейдта ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильләренең тәрәзәләрен караңгылатылган , куркынычсызлык каешларын эләктермәгән  һәм балаларын махсус урындыкка утыртмаган машина йөртүчеләрне тоткарлаган. Район ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Артур Җиһаншин әлеге гражданнарга хокук бозулар турындагы карар нигезендә протокол төзелүен хәбәр итте. 

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова машина йөртүчеләргә профилактика йөзеннән кагыйдәләр язылган буклетлар, яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев