Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Яңа ел ярминкәсе барышы белән танышты
Бүген районыбызда бик күп бәйрәм чаралары уза. Яңа 2024 елны каршылап иртәннән үк Кышкы ярминкәдә халкыбыз өчен ярминкәләр оештырылды. Сату-алу мәйданында ни генә юк, ите, мае, яшелчәсе, җиләк-җимеше, барысы да үзебезнең районыбыз халкы Яңа ел табынына куярга дип хәстәрләп алып чыгылган. Ярминкә барышы белән район башлыгы Ленар Зарипов та танышты. Ленар Рафак улы ярминкәдә катнашучыларга, продукция, башка кирәк-яраклар белән сату итүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
Тиздән 9.00 сәгатьтә Үзәк чырышы янында “Тәгәрәп лә китте йомгагым, кай җирләргә җитәр ул тагын...” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша башлана. Кыш бабайлар һәм тройкалар парады, халык театрлары чыгышы да сезнең игътибарга тәкъдим ителә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев