30 октябрь 2025 яңалыклары
-
Казанда пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күрүчеләргә түләү тәртибе расланды
Татарстан Министрлар Кабинеты 2024 елның 21 декабрендә Казанда, пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме сәбәпле, мөлкәте юкка чыккан яки зыян күргән гражданнарга һәм юридик затларга финанс ярдәме турында карарны раслады. Документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
31 октябрьгә һава торышы
31 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була.
-
Ветераннарның «Сәламәтлек» клубына йөрүчеләр сугышчыларга шифалы чәйләр әзерли
Балалар иҗаты үзәге һәр кичтә гөрләп тора. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнергә килгән балалар белән бергә волонтерлар, ветераннарның «Сәламәтлек» клубына йөрүче лаеклы ялдагы хатын-кызлар, инвалид апалар да кичке бишкә бирегә җыелалар. Бергәләшеп махсус хәрби операциядәге сугышчыларга маскировка челтәрләре үрәләр, шуңа өстәп тәмле чәйләр әзерли башладылар.
-
Татарстанда сайлау турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламентның 15нче утырышында республиканың сайлау турындагы законнарына үзгәрешләр кертте. Шул хактагы закон проекты ТР Сайлау кодексын Федераль законга тәңгәлләштерүгә юнәлдерелгән.
-
Көзге бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез!
1 ноябрь көнне Актанышта зур көзге бәйрәм ярминкәсе узачак!
-
Ялган бәхет
Рәнифә белән ел буена бер түбә астында, уртак ятакны бүлеп яшәсә дә, Гадел бу уртак “түбә астының” гаилә рәвешле оямы, түгелме икәнлеген әлегә хәтле белми. Тапканнарын уртак бүлешеп, бер үк уй-хыял белән, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрендә аңлашып яшиләр кебек. Рәнифә ничектер, ә Гадел, паспортында “өйләнгән” билгесе тормаса да, үзен аның ире дип саный. Рәнифә, төрле сәбәп табып, ЗАГСка барып язылышып кайтуны һаман да суза килә. “Мин сиңа туйлап, матур итеп тормышка чыгасым килә!” − ди. Үзенчә аның хаклы икәнлеген Гадел аңламый түгел. Тик әзме-күпме җыелган акчаларын туйга тотасы урында, Рәнифә җылы якта бергәләп ял итеп кайтуны хуп күрде. Тагын җыя башлаган акчаларын Рәнифә йорт җиһазын алыштыруга тотты. Аннары утызга якынлашып барган Гаделнең тизрәк әти буласы килә. Рәнифә дә яше буенча аның артыннан куып килә. Кайчан табарга ул баланы да кайчан үстерергә? Гаделнең бу соравына Рәнифә, пошмыйча гына, өлгерербез, дип кенә җаваплый.
-
14 яшьлек пассажир һәлак булган автомобильне 16 яшьлек яшүсмер йөрткән
Лаеш районындагы һәлакәттә 14 яшьлек пассажир һәлак булган автомобильне 16 яшьлек яшүсмер йөрткән.
-
Номерыңда Россия флагы булмаса- штраф!
Машина йөртүчеләргә Россия флагы булмаган автомобиль номерлары белән йөргән өчен 500 сум штраф яный. Үзгәреш моңа кадәр теркәлгән машиналарга кагылмый, дип хәбәр иттеләр Роскачествода.
-
Татарстанда өстәмә ял көннәрен ничек алырга?
Гамәлдәге законнар нигезендә Татарстан халкы дәүләт һәм республика бәйрәмнәре көннәрендә, шулай ук өстәмә ял көннәре күчерелгән көннәрдә ял итәргә хокуклы.
-
Йөрәк һәм кул җылысы сугышчыларыбызга ярдәм итсен!
Кичә Иске Богады авыл җирлегенең барлык авыл клубларында игелекле акция- өй токмачы кисү өмәсе узды.