Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Ветераннарның «Сәламәтлек» клубына йөрүчеләр сугышчыларга шифалы чәйләр әзерли

Балалар иҗаты үзәге һәр кичтә гөрләп тора. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнергә килгән балалар белән бергә волонтерлар, ветераннарның «Сәламәтлек» клубына йөрүче лаеклы ялдагы хатын-кызлар, инвалид апалар да кичке бишкә бирегә җыелалар. Бергәләшеп махсус хәрби операциядәге сугышчыларга маскировка челтәрләре үрәләр, шуңа өстәп тәмле чәйләр әзерли башладылар.

Ветераннарның «Сәламәтлек» клубына йөрүче апаларга карап сокланып кайттым. Быелның март аенда Татарстаннның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, клуб җитәкчесе Зәмфирә Хафизова, «Хәрәкәттә-бәрәкәт!» дип яшәүче райондашларыбызны маскировка челтәре үрергә чакыргач, Актанышта яшәүче өлкәннәрнең бик күбесе әлеге игелекле эшкә тартылды.

Көзге бакча эшләре тәмамлану белән, алар тагын балалар иҗат үзәгенә гуманитар ярдәм әзерләргә килә башлады. Бу юлы апалар күмәкләшеп, сөйләшә-сөйләшә солдатларга үлән чәйләреннән заварка әзерлиләр. Актаныш болыннарында үскән файдалы үләннәрне җәй буе киптергәннәр, хәзер кибет чәен дә өстәп, кечкенә пакетикларга тутыралар. Фәйрүзә Садриева белән Гөлүзә Шәйхуллина менә шулай волонтерлыкка «Сәламәтлек» клубы аша килеп кушылганнар.

Хәзер волонтерлык эше бик киңкырлы: Балалар иҗат үзәгендә үзебезнең халык алып килгән киптерелгән алмаларны төргәкләдек, үлән чәйләрен кечкенә төенчекләргә салабыз. Лаеклы ялдагы хатын- кызларыбыз һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләребез бик актив. Үзара аралашу һәм игелекле эш эшләү күңелне күтәрә, егетләребез исән-сау, җиңү белән кайтсыннар!- ди Зәмфирә Зиннур кызы.


Волонтерлык эшчәнлеге төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Күп актанышлылар пенсиягә чыксалар да җәмгыятьтәге вәзгыятьтән читтә калырга теләми. Мәсәлән, Актаныш район хастаханәсенең элеккеге медицина хезмәткәре Гөлсинә Фазуллина махсус хәрби операциядәге сугышчыларга атап китерелгән даруларның яраклылык срогын тикшерә, аларны сортларга аера һәм кирәкле препаратлар исемлеген төзи. 

2022 елдан бирле «Яшьлек» яшьләр үзәгендә волонтерларга ярдәм итүче Зифа Камалетдинова, Фәндәрия Баймуллина һәм Флорида Шәехова бу көнгәчә игелекле эшләрен дәвам итә, күп очракта алар фотосурәткә төшүдән качалар, без үзебезне күрсәтү өчен түгел, күңел халәте буенча ярдәм итәбез, диләр.

Алар-  волонтерлыкның башында торучылар, элек итләрне киптереп, коры ашлар ясаганнар,  соңгы вакытта маскировка челтәрләре үрәләр, чәйләр хәстәрләүгә үз өлешләрен кертәләр. 

Тагын бер лаеклы ялдагы тагын бер битараф булмаган авылдашыбыз Фагыйлә Мингалиева «Ихлас гамәл» мохтаҗларга ярдәм итү үзәгендә солдатларга мендәрләр ясаган, «Актаныш» волонтерлык хәрәкәте лидеры Илина Арсланова япмалар үрергә чакыргач, һәр кичне иҗат үзәгенә бара:

Яу кырындагы солдатлар миңа бик кадерле. Чын күңелдән тырышам, эшлим. Чөнки илебезгә килгән афәт безнең гаиләгә дә кагылды. Иремнең сеңелесенең улы Венер Ганиев узган ел махсус хәрби операциядә һәлак булды, менә аны искә алу мәҗлесе уздырырга җыенабыз. Киләчәктә мондый югалтулар булмасын. Барлык якташларыбыз сугыштан исән-сау кайтсын, безнең хезмәтләрр аларга файда китерсен!

Илина Арсланова район халкын махсус хәрби операция сугышчыларына кушылырга чакыра.
Кышка таба, яңгырлар, карлар яуганда, көннәр суытканда, солдатларыбызга аеруча ярдәм кирәк: җылы киемнәр, окоп шәмнәре, коры душ аларның сәламәтлеген сакларга булыша.

Районыбызда гуманитар ярдәм җыю, оештыру эшенең күп өлешен хатын-кызлар үз өстенә алды. Илина Арсланова бу игелекле эшкә көчле затлар — ир-егетләр дә актив кушылыр дип өметләнә, чөнки фронтка ярдәм итү һәм Ватанны саклаучылар турында кайгырту — барыбызны да берләштерә торган уртак максат!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев