Йөрәк һәм кул җылысы сугышчыларыбызга ярдәм итсен!
Кичә Иске Богады авыл җирлегенең барлык авыл клубларында игелекле акция- өй токмачы кисү өмәсе узды.
Иске Богады, Яңа Җияш, Иске Солтангол һәм Югары Богады авылларындагы клубларга лаеклы ялдагы пенсионерлардан алып төрле өлкәләрдә эшләүчеләргә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә җыелдылар.

Хатын-кызларыбыз кайсы токмачка камыр баса, кемдер кемдер баса, кайсыдыр инде җитез генә җилләгән җәймәләрне кисәргә дә тотынды. Әнисә апа Мөхәммәтдинова өмәгә кмырын басып ук алып килгән. Уңган хатын-кызларыбызның һәр хәрәкәтендә Ватанны саклаучыларны кайгырту, аларга карата мәхәббәт һәм ихлас рәхмәт хисләре сизелә.

Җирле эшмәкәр Рифкать Салихов та әлеге изге эштән читтә калмаган— токмач басарга он биргән. Аның ярдәме белән бер кичтә бик күп ризык әзерләнде.
Изге эшкә үсеп килүче яшь буынныж да кушылуы аеруча куандыра. Иске Богады мәктәбенең 5 класс укучысы Зилия Шәйхеразиева хатын-кызларга токмач әзерләүдә булышып кына калмады, Ватанны Саклаучыларга багышланган патриотик шигырь дә сөйләде.

Сугыш кырындагы егетләргә өйдән, туган яктан килгән ризыклар ярдәм итсен, - ди авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова. — Өмәгә авылларыбыздагы хатын-кызлар ихлас теләкләр, киләчәккә ышаныч һәм өмет белән җыелдылар. Аларның һәрберсе якташларыбыз исән-имин өйләренә кайтсыннар, дигән сүзләрне әйтә-әйтә токмач кисте.
Җирлек башлыгы Рания Миркасыйм кызы игелекле эштә катнашучыларның һәрберсенә рәхмәт белдерде:
Мондый кичләр безне берләштерә, көчлерәк һәм игелеклерәк итә. Без, авылдашлар, бер зур гаилә, һәм бары тик бергә булганда гына теләсә нинди кыенлыкларны җиңә алабыз.

Хәзер инде киптерелгән токмачларны тартмаларга тутырып алгы сызыкка җибәрәчәкләр. Гади, әмма ихлас күңелдән әзерләнгән сый сугышчыларыбызга туган якларында аларны һәрвакыт көтүләрен искә төшереп торсын.
Җир йөзендә игелек һәм үзара ярдәмләшү, күңелләрдә Ватанга мәхәббәт, кешеләргә карата мәрхәмәт булганда- беркем алдында да тез чүкмәбез һәм җиңелмәсбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев