Көзге бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез!
1 ноябрь көнне Актанышта зур көзге бәйрәм ярминкәсе узачак!
Ярминкәдә район хуҗалыклары, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, сәнәгать оешма-предприятиеләре үзләре җитештергән продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Сәүдә рәтләрендә сез ит, сөт, бал, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шулай ук тәмле, татлы ризыклар һәм башка кирәкле әйберләрегезне таба аласыз.
Бәйрәм кунаклары өчен районыбызның мәдәният-сәнгать әһелләре концерт программасы әзерләде. Күңелле булачак!
Килегез, күрегез, алыгыз!
Көзге муллык, шатлык һәм җыр-моң бәйрәмен бергә каршы алыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев