30 декабрь 2024 яңалыклары
-
Полиция Кыш бабае Актанышның икенче санлы мәктәбе педагогларын Яңа 2025 нче ел белән котлады
Бүген полиция Кыш бабае белән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Актанышның икенче санлы мәктәбе педагоглары белән очрашты. Укытучыларны Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, алдагы уку елында да балаларга, укучыларга юл кагыйдәләрен өйрәтүдә бергәләп эшләргә чакырдылар, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.
-
Мәсәде авылында яшәүче Дәүләтовлар Яңа елга җәйдән үк әзерләнә (видео)
Мәсәде авылында яшәүчеләр элек-электән шәхси ихаталарын гирляндалар белән бизи иде. 2025 елны каршыларга аеруча тырышканнар. Һәр өч өйнең берсе гирлянда утларыннан балкып тора. Бигрәк тә Дамир һәм Әлфинә Дәүләтовлар яшәгән йорт-җирләр үзенә җәлеп итә.
-
Сак булыгыз- петарда яшүсмер малайның кул чугын өзгән
Түбән Новгородтагы «Седьмое небо» сәүдә үзәгендә пиротехника шартлаганнан соң унөч яшьлек малай авыр тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Инцидент фуд-кортта була, яшүсмер петардага ут төртә, кул чугы өзелә, дип яза РИА Новости.
-
Яңача Яңа ел- Иске Кормашта күрше авыллар белән Кыш бабайлар парады оештырдылар
Элек-электән Актаныш районы авыл җирлекләрендә Яңа елны кыңгыраулы бизәлгән атларда Кыш бабайлар парады белән каршы ала иделәр. Бүген Иске Кормаш авыл җирлеге әлеге матур традициягә яңа сулыш биреп тагы да колачлырак итеп үткәрде. Иске Кормаш җирлегенә караган барлык клублар, мәгариф оешмалары, күрше -тирәдән Зөбәер, Пучы, Иске Сәфәр һәм башка җирлекләрнең Кыш бабайлар командалары халкыбызны Яңа 2025 нче ел белән котлады.
-
Актанышта ЮХИДИ хезмәткәрләре белән Кыш Бабай машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлады
Яңа елга санаулы сәгатьләр калганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котларга чыкты. Акциядә Актанышның икенче санлы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары да катнашты, алар бергәләп водительләрне һәм пассажирларны Яңа ел бәйрәме белән котлап, сәламәтлек һәм имин юллар теләде.
-
АКШның 39 нчы Президенты Джимми Картер вафат-аңа 100 яшь иде
101нче яшендә АКШның 39нчы Президенты (1977-1981) Джимми Картер вафат. Бу хакта сәясәтче Джеймс Картерның улына сылтама белән The Washington Post газетасы хәбәр итә.