Актанышта ЮХИДИ хезмәткәрләре белән Кыш Бабай машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлады
Яңа елга санаулы сәгатьләр калганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котларга чыкты. Акциядә Актанышның икенче санлы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары да катнашты, алар бергәләп водительләрне һәм пассажирларны Яңа ел бәйрәме белән котлап, сәламәтлек һәм имин юллар теләде.
Юл сакчылары машина йөртүчеләргә изге теләкләр ирештерде һәм юлларда иминлекне саклау турында белешмәлекләр, атрибутлар тапшырды.
Руль артына утырган райондашларга күтәренке кәеф бүләк итәбез. Шул ук вакытта, 'бәйрәмчә" кәеф белән машинага утырмаска, юлларда сак булырга, бер караганда бик гади, әмма гомерләрне саклап калучы юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндибез. Машина йөртүчеләр башта гаҗәпләнеп калсалар да, безнең котлауларны ишетеп бик куандылар, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев.
Гадәти булмаган бәйрәм акциясе Актанышта хәзер традициягә әверелеп бара.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова райондашларыбызны Яңа ел бәйрәмендә, Ватанны саклаучылар көнендә, 8 март-Халыкара-хатын-кызлар һәм башка бәйрәмнәрдә машина йөртүчеләрне, җәяүлеләрне профилактика максатыннан котлау акцияләре үткәрелүен әйтте. Бу чараларның максаты бер- юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында тагын бер кат искәртү.
Бүген бар машина йөртүчеләр, пассажирлар Кыш бабайның котлауларыннан бик канәгать калды һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә, яшь инспекторларга шундый искиткеч акция өчен рәхмәт әйттеләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев