Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Полиция Кыш бабае Актанышның икенче санлы мәктәбе педагогларын Яңа 2025 нче ел белән котлады

Бүген полиция Кыш бабае белән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Актанышның икенче санлы мәктәбе педагоглары белән очрашты. Укытучыларны Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, алдагы уку елында да балаларга, укучыларга юл кагыйдәләрен өйрәтүдә бергәләп эшләргә чакырдылар, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

Коллектив өчен тагын бер сөенечле вакыйга- мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары җитәкчесе, педагог Ләйсән Ибраһимова укучыларны юл хәрәкәте иминлеге буенча олимпиадаларга даими әзерләве, юл кагыйдәләрен өйрәнүгә җәлеп итүе, балаларның юлларда тәртипле йөрү кнекмәләре булдыруы өчен ТР Мәгариф һәм фән министры И. Һадиуллин, ТР буенча ЮХИДИның баш дәүләт инспекторы Р. Гарипов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Р. Миңнеханов имзалаган Рәхмәт хатына лаек булды, 3 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Районыбызның ЮХИДИ җитәкчеләре Ләйсән Идрис кызына әлеге бүләкне тапшырып рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев