Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Яңача Яңа ел- Иске Кормашта күрше авыллар белән Кыш бабайлар парады оештырдылар

Элек-электән Актаныш районы авыл җирлекләрендә Яңа елны кыңгыраулы бизәлгән атларда Кыш бабайлар парады белән каршы ала иделәр. Бүген Иске Кормаш авыл җирлеге әлеге матур традициягә яңа сулыш биреп тагы да колачлырак итеп үткәрде. Иске Кормаш җирлегенә караган барлык клублар, мәгариф оешмалары, күрше -тирәдән Зөбәер, Пучы, Иске Сәфәр һәм башка җирлекләрнең Кыш бабайлар командалары халкыбызны Яңа 2025 нче ел белән котлады.

Алып баручылар- китапханәче Гөлсәрия Нәгыймова белән мәдәният хезмәткәре Рания Лотфуллина Иске Кормашка Яңа ел бәйрәменә кайткан кунакларны, авылдашларны котлап, шигырьләр сөйләгәннән соң тарихи мизгелләрне дә хәтердә яңарттылар:

-7 авылны берләштергән «Үрнәк» колхозының һәр авылыннан Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары җирлекнең үзәге булган Иске Кормашка җыелганнар. Һәр бригада халык алдында эшләгән эшләренә отчет тоткан. Элек хәзерге кебек әзер киемнәр булмаган, ак халатлардан, ак материалардан костюмнар тегеп кигәннәр. Бүгенге Кар кызының дәү әнисе Гөлсинә апа да кар кызы булган. Аның рәсеме мәдәният йортының диварында истәлек булып эленеп тора. 

Бәйрәм мәйданына түгәрәкләп тезелгән тамашачылар цирк аренасындагы кебек сәхнәдә барлык авылларның чыгышларын карап хозурландылар. Ул арада тройка атлар Иске Кормаш урамнарына җиз кыңгырау моңнары таратып, халыкны бәйрәм белән котлап урап та килде. 

«Баламишкин» ансамбле гармунчылары да Яңа ел бәйрәменә кыш бабайлар булып киенеп килгәннәр, гармун уйнаган Кыш бабайлар олысын-кечесен ял иттерде, биетте, җырлатты.

Яңа ел бәйрәменең программасы бик эчтәлекле- җыр-биюле концерт чыгышлары барганда спорт ярышлары гөрләде. Салкын-суыкны аякларга үткәрергә җай бирмәделәр, тамашачылар чаңгы ярышында, аркан тартышуда көчләрен сынады. Ледянка-чанада сок тарту, себерке белән шайба куу, киез итек ыргыту, киез итек белән әйбер ташу һәм башка уеннардан беркем дә читтә калмады. 

Балалар, бәйрәм кунаклары кайнар чәй, яңа гына табада пешеп чыккан коймаклар белән сыйландылар. Янәшәдә генә тәмле исле  шашлык пеште. 

Яңа ел тамашасына Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов та килгән иде.

Җитәкчеләр эштә дә, иҗтимагый тормышта да актив уңганнарны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен юлладылар.

Яңа ел тамашасыннан безнең туры эфир видеоязмалары:

https://vk.com/wall-31077111_65821 

https://t.me/airs16/34864 

https://t.me/airs16/34865 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев