31 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Актаныш районында яшәүчеләр өчен февраль аена намаз вакытын тәкъдим итәбез
Актаныш районы мөхтәсибәте февраль аена намаз вакытын тәкъдим итте.
-
Гөлнара Сабирова: Муса Җәлил истәлегенә бәйге ачылышында илне яклаучыларны күрсәтәсе килә
2-3 февраль көннәрдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үтәчәк «Ватаным Татарстан» гамәлгә куя торган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылышы тематикасы махсус хәрби операция белән бәйле булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова хәбәр итте.
-
Актанышлылар февраль аенда өч көн рәттән ял итә алачак
Февраль аенда Татарстанда 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү сәбәпле кыска эш атнасы булачак.
-
Рак кишечника: легче предупредить, чем лечить
На ранних стадиях заболевания опухолевый процесс полностью излечим при своевременном обращении в специализированное учреждение.
-
В ООО «Актанышский агрегатный завод» срочно требуются операторы станков
В ООО «Актанышский агрегатный завод» срочно требуются операторы станков с ПУ рабочий цеха. (зарплата от 30 000 р.)
-
Балалар йөрәген җылытып: районыбызның сыендыручы гаиләләренә социаль-юридик һәм психологик-педагогик ярдәм күрсәттеләр
Бүген районыбызының «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Чаллы шәһәрендә урнашкан «Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның гаилә коруына ярдәм итү, сыендыручы гаиләләрне бала алырга әзерләү һәм аларга ярдәм» үзәге белгечләре районыбыздагы ятимнәрне үзләренә сыендырган ата-аналар белән очрашты. Бу олы йөрәкле гаиләләргә күрсәтелә торган социаль-юридик һәм психологик-педагогик ярдәмнәр турында аңлаттылар.
-
Коммуналь хезмәтләр җитез эшли
Пөхтәлек — тәртип һәм иминлек нигезе. Гыйнварда дулаган бураннар, күпләп яуган кар бик күп мәшәкатьләр, кыенлыклар тудырды. Шулай да, урамнарыбыз вакытында, тиешенчә чистартылды.
-
Иминлек үзебезнең кулда: Яңа Әлем бакчасындагы дәрестә ЮХИДИ хезмәткәре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты
Яңа Әлем балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан балалар белән әнгәмә уздырдык, дип хәбәр итте безгә ЮХИДИның пропаганда бүлеге мөдире Ләйсән Мөхәммәтова.
-
Районыбызда «Созвездие-Йолдызлык» конкурсы старт алды: Сайлап алу туры бүген гимназиядә уза
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале ел саен җырга, биюгә, сөйләм осталыгына яшь талантларыбызны барлый. Быел да яраткан бәйгебез бик матур башланып китте. Районыбыз мәктәпләре укучылары инде жюрига үзенең чыгышларын тәкъдим итә башлады.
-
Удмуртиянең Дебесы авылында узган Бөтенроссия шахмат ярышыннан Актаныш шахматчылары чемпион исемен алып кайтты (фотолар)
19-25 гыйнвар көннәрендә Удмуртиянең Дебесы авылында авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучылар арасында рапид һәм тиз шахмат буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Бу турнирдан Актаныш шахматчылары чемпион исемен алып кайтты. Әлеге ярышлар бишенче тапкыр үткәрелгән һәм аларның дүртесендә Актаныш шахматчылары җиңү яулады.
-
Эльвира Мурзина яза: Җәмгыять ныклыгы гаиләләрдән башлана
Иске Байсар якларыннан хат кабул иттек. Биредәге белем учагында мөһим чара гамәлләштерелгән