Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Удмуртиянең Дебесы авылында узган Бөтенроссия шахмат ярышыннан Актаныш шахматчылары чемпион исемен алып кайтты (фотолар)

19-25 гыйнвар көннәрендә Удмуртиянең Дебесы авылында авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучылар арасында рапид һәм тиз шахмат буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Бу турнирдан Актаныш шахматчылары чемпион исемен алып кайтты. Әлеге ярышлар бишенче тапкыр үткәрелгән һәм аларның дүртесендә Актаныш шахматчылары җиңү яулады.

Россия Беренчелегенә узган рапид һәм блиц буенча ярышларда Актаныш районыннан ике команда катнашты. Аларның икесе дә- 12 яшькәчә һәм 12 яшьтән өлкәнрәкләр төркеме дә бу уеннарда зур уңышлар казанды.

Остаз Илдар Имамов ярышларга баруны оештырган һәм укытучыларына ышанып, хәер -фатихаларын буранлы көннәрдә ерак юлга чыгарып җибәргән ата-аналарга,  ярышка исән-имин алып барып кайткан машина йөртүче Илнар Хәмидуллинга, ата-аналар исеменнән балаларны ерак юлга озатып барган Илнур Гатарахмановка зур рәхмәтләрен җиткерде.  

Остаз Илдар Имамов укучыларының уңышлары турында безгә дә сөйләде:

-  11 сәгатьлек авыр юл балаларны нык арыткан булса да, шахмат командабыз беренче көнне уздырылган 42 команда катнашындагы рапид ярышында икенче урынны алуга иреште. Һәрвакыт I урын алуга күнеккән шахматчыларыбыз мөмкинлекләре ачылып җитә алмаганга бик борчылып, тагы да ныграк көч туплап алдагы ярышка керделәр. Блиц- уенда кечкенәләр төркеме Россия чемпионы исемен алуга иреште. Данияр Латыйпов, Рәзилә Нәбиева, Фирүзә Нәбиева, Раяна Латыйповаларны туплаган  өлкәннәр командасының җиңү яулавында спорт мастерлыгына кандидат, күптапкырлар Татарстан чемпионы исеменә лаек булган Данияр Латыйповның өлеше искиткеч зур булды. Данияр 11 турны уңышлы үтеп көндәшләренә 0,5 очко гына бүләк итте. Әлеге бәйгедә Данияр Латыйпов Россиянең абсолют чемпионы булып танылды. Рәзилә Нәбиева һәм Фирүзә Нәбиева исә ел саен егетләр арасында уйнап та бирешмиләр, җиңүгә саллы өлеш керттеләр,-ди Илдар Имамов.

Быелгы ярышта, алда искәрткәнчә, авыл спортчылары гына түгел кече шәһәрләрдә яшәүчеләр дә катнашкан. Актанышның талантлы уенчылары нәкъ тә кече шәһәр шахматчыларын артта калдырган да инде. Урыннарга күз салсак, үзебезнең командаларга карата тагы да зур горурлык хисләре уяна. Өлкәннәр командалары буенча II урында Йошкар-Ола,  III урында Нефтеюганск командасы, ә кече яшьтәгеләр буенча II урында Всеволжск, III урында Йошкар-Ола командасы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев