Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Эльвира Мурзина яза: Җәмгыять ныклыгы гаиләләрдән башлана

Иске Байсар якларыннан хат кабул иттек. Биредәге белем учагында мөһим чара гамәлләштерелгән

Ил Президенты Владимир Путин указы нигезендә 2024 ел — Гаилә елы буларак билгеле. Бу җәһәттән дә, районыбызда, җирлектә күптөрле чаралар үтә.

Байсар мәктәбе базасында «Без бергә: профилактика системасы хезмәткәрләренең балигъ булмаганнар, аларның гаиләләре белән эшләүдә һәм баланың психологик иминлеген тәэмин итүдә ведомоствоара хезмәттәшлеге» исеме астында уку йортлары директорларының тәрбия эшләре урынбасарларының семинары булып узды. Семинарда барышында Актаныш районы Башкарма комитеты вәкилләре, опека бүлеге җитәкчесе Айгөл Азат кызы Әхтәмова, гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Раушания Фәннүр кызы Хәбирова үз чыгышларында бик мөһим темаларны күтәрделәр. Юнармия отряды егетләре hәм кызлары тарафыннан матур чыгыш күрсәтелде. Байсар мәктәбендә тантаналы рәвештә «Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгына» старт бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев