Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коммуналь хезмәтләр җитез эшли

Пөхтәлек — тәртип һәм иминлек нигезе. Гыйнварда дулаган бураннар, күпләп яуган кар бик күп мәшәкатьләр, кыенлыклар тудырды. Шулай да, урамнарыбыз вакытында, тиешенчә чистартылды.

Һава торышы — көйсез кыз кебек. Бер карасаң, мулдан кар явып китә. Икенче көнне бар халыкны аптыратып, инде җепшеткән була.

Безнең мәгълүмат буенча, бездә 2022 елның ноябрь-декабрь айларында 2400 тонна түгелгән. Ә быелгы кышның әлеге чорына гына 8200 тонна кар тазартылган.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов белән әңгәмәләштек:

— Безнең районда гыйнвар аена башка еллар белән чагыштырганда, 3-4 тапкырга күбрәк кар яуды. Карны чистартуда 3 оешма хезмәтчәннәре хезмәт куя. Район үзәген «Актаныш юллары», ИТК, «Коммунсервис» МУП оешмалары хезмәтләндерә. Эш ике сменада корылган. Һава торышы циклоны нинди булса да, эшләүче егетләр хезмәтләрен җитди һәм уңышлы башкаралар. Эшчәнлек әле дә дәвам итә. Барлыгы 40 артык техника кар белән көрәшкә чыгарылган. Шуларның 30 якыны йөк машиналары, шулай ук 4 грейдер, 6 төягеч һәм башка техника да җитәрлек күләмдә. Техника белән яхшы тәэмин ителеш өчен республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, хөкүмәткә рәхмәтлегебезне белдерәбез.

Билгеле ки, Актаныш районында федераль дәрәҗәдәге юллар да бар. Биредә исә кар чистарту өчен «Татавтодор», «Стройинженер» предприятиеләре җавап тота. Шулай ук авыл җирлекләрендә хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзелгәне билгеле.

Раббәни Нургалиев, «Актаныш юллары» мастеры:

— Бүгенгесе көнне безнең 5 КАМАЗ-самосвал эшли. Ике төягеч, ике МТЗ һәм шулай ук 2 автогрейдер белән 3 КАМАЗ КДМ техникасы юлларыбызны чистарта. Барлык техникалар төзек.

Үзәк урамнар һәм аскы Актаныш өчен җаваплыбыз. Кайсыбер көннәрдә 200-500 тонна кар да түгәбез. Данил Әгъләмов, Валерий Гайнуллин, Илназ Солтанов кебек уңганнарны әйтеп үтәр идем.

  • Ишек алларын кар басып тора. Әле тегендә, әле монда кар әсирлегеннән ычкынырга тырышып, бер урында «тыпырчынып» торучы машиналар булгалый. Мондый очракта бары тик аз гына түземлек кирәк.
  • Коммуналь хезмәтләр юлдан чистарткан карны да кире юлга чыгару да матур гамәл түгел! 
  • Күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә, ишегалларын кардан арындырганда, парковкалардан автомобилистлар машиналарын алсалар яхшы була. Әмма бу инде һәркемнең мөмкинлегеннән чыгып эш ителә.

...Алдагы көннәрдә һава торышы ничек кенә булса да, районның коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре бу хәлләргә әзер тора, иң беренче чиратта район халкының иминлеге турында уйлавы көн шикелле ачык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев