Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарда янгын куркынычы классының артуы турында хәбәр итте
Төбәк диспетчерлык хезмәте — «Урман янгыннары үзәге» ДБУ мәгълүматлары буенча, 2026 ел башыннан Татарстанда 239 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш җирләрдә 190 янгын очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.
«Быел урман фонды җирләрендә янгыннар теркәлмәде, — дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. — Хәзер республика территориясендә урманнарда өченче класс янгын куркынычы барлыкка килде. Урман янгыннарын булдырмау максатыннан космик, авиация һәм җир өсте мониторингы дәвам итә».
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә!
Урманнарда катгый рәвештә:
– чүп-чар калдырырга, аны яндырырга яки коры үләнгщ ут төртү;
– янгын куркынычы чорында һәм махсус җиһазландырылмаган урыннарда учак ягу;
– сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташлау;
– очкын чыгара торган төзек булмаган транспорт куллану;
– пиротехника куллану тыела.
Әгәр сез урманда яки урманга якын территорияләрдә янгын шаһиты булсагыз, түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95.
Урман фонды җирләрендә янгыннар мәйданын киметү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының максатчан күрсәткече булып тора. Әлеге проект «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Экологик иминлек» милли проектына керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев