Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ата-аналар игътибарына!

Милли гореф-гадәтләр, телне, моңны саклый торган саф татар районы өчен коточкыч хәл- Актаныш районында балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр теркәлү җанны өшетә. Ә дүрт балага карата урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Алты яшүсмер балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенә исәпкә куела. Берсе ялган хәбәр өчен, калганнары таныклыксыз автомобиль, питбайк, мотоцикл белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Башы

Бала да закон каршында җаваплы

Балигь булмаган балалар 16 яшьтән, кайсыбер маддәләр буенча 14 яшьтән җаваплылыкка тартыла ала. Административ хокук бозу булганда 16 яшьтән җәза бирелә. 2024 елда Актаныш районындагы 4 балага карата урлау факты буенча җинаять эше кузгатылып, эшләре судка җибәрелә. 2024 елда 6 яшүсмер балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенә исәпкә куела. Берсе ялган хәбәр өчен, калганнары таныклыксыз автомобиль, питбайк, мотоцикл белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган. 

Ата-аналар да сабыйларына тиешле тәрбия бирмәгән, яшәү шартлары тудырмаган өчен балалар белән эшләү бүлегенә исәпкә бастырыла. Исәптәге 11 әти-әнинең 7-се спиртлы эчемлекләр кулланганга хокук сакчыларының игътибар үзәгенә алынган.

Районда балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр теркәлү җанны өшетә. Ел дәвамында балаларга карата төрле дәрәҗәдәге сексуаль көчләү фактлары буенча җинаять эше кузгатылган. Бу милли гореф-гадәтләр, телне, моңны саклый торган саф татар районы өчен коточкыч хәл. Мәктәптә һәм гаиләдә әңгәмәләр үткәрү, аралашу, баланың якын дусты була белү, үзара ышаныч тудыру мондый бәла-казалардан сакларга ярдәм итә, ди психологлар.

Гаиләдә түгел, интернеттан ярдәм эзлиләр

Ныгып җитмәгән балалар психикасы кирәкне, кирәкмәгәнне, начарны, яхшыны аерып бетерә алмый. Гаиләдә, яштәшләре белән мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучылык, конфликтлары булган балалар интернет челтәреннән ярдәм эзлиләр. Чөнки анда сөйләшкән кеше күренми, аны ачуланмагач, уйларын, борчуларын ачылып сөйлиләр. «Ярдәм итүче»гә баланы кыек юлга кертеп җибәрү берни түгел, алар кимсетүчеләрне җәзага тартырга өндиләр. Суицидка өндәүче группалар ярдәмгә мохтаҗ, проблемалы балаларны җәлеп итәләр. Шушы төркемгә тартылган балалар арсында яшьтәшләренә укытучыларына якын кешеләренә һөҗүм ясаган фактлар бар. 

Интернет аша экстремизмга чакыру очраклары да шактый. Конфликт тудырырга теләүчеләргә баланың шәһәрдәме, ерак авылдамы яшәве- адресы мөһим түгел. Бу хәтта олы яшьтәгеләргә дә кагыла. Экстремизм ятьмәсенә эләккән яшүсмерләр күптән түгел Чаллы шәһәрендә полиция автомобиленә ут төрттеләр. 

Әти-әниләргә даими рәвештә балаларының интернет челтәрендә нинди информация белән кызыксынганын, нинди сайтлар, социаль челтәрләрдә кем белән аралашканын контрольдә тоту зарур. Актаныш районындагы кайбер мәктәп укучыларының сыйныф чатында бик начар сүзләр белән аралашулары, бер-берсен кимсетеп эндәшүләре, бер-берләрен начар итеп сурәтләүләре билгеле булды. Бу да уйландыра, тәрбия юнәлешендә эшлисе эшләрнең шактый булуына ишарә.

Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев