Дистанцион җинаятьчеләр Актанышта яшәүчеләрнең 6 миллион сумнан күбрәк акчасын урлаган
Дистанцион җинаятьчеләр, аларны гадәттә, мошенниклар дип атыйбыз, Актаныш районында яшәүчеләрнең 6 миллион 782 мең сум акчасын урлаган.
Соңгы арада дистанцион җинаятьләр артуы, мошенниклардан саклану турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан гына түгел, ә халык җыеннарында да җентекләп сөйлиләр, аңлаталар. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең ата-аналар җыелышында чыгыш ясаган Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Айзат Тимиров сүзен нәкъ менә шушы темадан башлады.
Мошенниклар үзләрен хәзер үтә дә ышанычлы, тәвәккәл тота, корбанын тәмам инандырып, бернинди икеләнүгә урын калдырмыйча, соңгы тиененә кадәр сава, банклардан зур суммада кредитлар алырга мәҗбүр итеп кәкре каенга терәтә. Олы яшьтәгеләр, балалар гына түгел, бюджет өлкәсендә эшләүче райондашларыбызның, бигрәк тә укытучы-тәрбиячеләрнең мошенниклар тарафыннан алдануын ишетү бер дә күңелле түгел.
Мошенниклык корбаннары, нигездә, 30-50 яшьтәге кешеләр. Бик күпләре бюджет сферасында эшли. Быел безгә ике мәктәптән 4 укытучы, тәрбиячеләр, башка хезмәткәрләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итте,- ди Айзат Фәрит улы.
Кырыкалдарлар элек тә булган, әмма халыкны бу кадәр дәрәҗәдә төп башына утырту чигенә җиткәннәре юк иде әле. 2024 елда дистанцион җинаятьләр нәтиҗәсендә Актаныш районында яшәүчеләр 6 миллион 782 мең сум акчасын югалта.
Иң таралган ысул- «Госуслуги»- «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинеттан микрофинанс оешмалары аша кредит алдыру. Барыбыз да иртәннән кичкә кадәр дөнья пәрәвезендә- кулдан телефон төшми, күзләр компьютерга текәлгән. Виртуаль дөнья чолганышында җинаятьчеләр бик оста эш итә, өстәвенә ситуациягә карап кешенең холкына, кәефенә туры китереп психологик атака ясый беләләр, алар белән сөйләшкәч «Госуслуги» порталына керә торган парольне үзең дә сизмәстән әйтәсең, ди алданучылар.
Телефоныгызның сим-карта срогы чыккан, ДАИ штрафлары түләнмәгән, дип дәүләт хезмәткәре рәвешендә ышаныч яулыйлар. Ватсап, Телеграм мессенджерыннан шалтыраталар, видеошалтыратулар да еш була. Яшәгән адресыңа банк хезмәткәре исеменнән ышаныч кәгазьләре җибәрәләр. «Ышаныч язуында банкның печатенә кадәр бар. Менә шуңа алданып кеше бик күп сумма акча күчерә», ди Айзат Тимиров.
Бөтенебезнең тиз һәм җайлы итеп акча эшлисе килә. Куян авылында яшәүче райондашыбыз да кулындагы акчалар белән керемен тагы да арттырмакчы булып «Бизнес» дип аталган компаниягә акча инвестицияли. Тиз арада процентлар эшләргә теләп компаниягә 1 млн 847 мең сум акчасын күчерә. Алдакчы сайтта күчергән акча күренеп торса да аны берничек тә кире хуҗасына кайтарып булмый.
Социаль челтәрләрдә еш кына банк карталары таптык, дип язалар. Карта табучыларның кайберсе, бигрәк тә балалар кибеткә кереп 1000 сумга кадәр пин-кодсыз гына кибетләрдән тәм-том сатып алып сыйлана. Әмма бүген бар хәрәкәт видеога теркәлеп, чекларда, банкоматларда һәр хәрәкәт язылып барган заманда мондый җинаятьләрне ачыклауның бер кыенлыгы да юк. Ә кеше картасыннан файдаланучыга хөкем алдына басарга туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев