Карабодай оныннан битлек ясаганыгыз бармы?
Карабодай оны ис киткеч яшәртү көченә ия. Ул тирене яхшылап йомшарта, чистарта һәм тукландыра. Аның биткә һәм тән тиресенә бик җиңел һәм гади битлекләр әзерләргә мөмкин.
Карабодай оныннан битлек ясаганыгыз бармы? Рецепты бик гади.
Моның өчен 2 – 4 калак карабодай оны, 1 – 2 калак зәйтүн мае кирәк. Икесен бергә яхшылап бутарга. Чистартылган бит һәм муен тиресенә сөртеп, 20 – 30 минут тотканнан соң, җылы су белән юып төшерергә.
Карабодай оны күзәнәкләр алмашын көйли, тирене яшәртә.
Бу битлек төрле тирегә дә ярый. Моннан тыш, аны скраб сыйфатында да кулланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев