Мәтрүшкәне кемнәргә бик сак кулланырга?
Мәтрүшкә – биеклеге 30-80 сантиметр булган, урман кырыйларында, тау битләрендә үскән күп еллык үсемлек. Күптәннән дару үләне итеп тә файдаланыла, чәйгә дә салып эчкәннәр. Мәтрүшкә ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла, шулай ук сөт төшүне көчәйтә һәм башка очракларда ярдәм итә. Тик түбән кан басымыннан интегүче кешеләргә, авырлы хатын-кызларга бу үлән белән бик сак булырга кирәк.
Гадәттә, мәтрүшкә июль-август айларында чәчәк ата, ә кайчакта хәтта сентябрь урталарында да очрый. Чимал сыйфатында егерме-утыз сантиметр озынлыктагы чәчәкле сабаклар кулланыла, аларны кайчы ярдәмендә кисү җайлы.
Мәтрүшкәне, гадәттә, иртән, ягырсыз көндә җыялар. Шулай ук җыю урынының юл буеннан һәм заводлардан мөмкин кадәр ерактарак булуы мөһим. Әгәр дә чык төшсә, үләннәрнең кипкәнен көтәргә кирәк. Аны букча һәм пакетларга түгел, ә табигый материаллардан эшләнгән кәрзингә салырга кирәк, чөнки мондый савытларда һава әйләнеше бар һәм мәтрүшкә озак саклана.
Мәтрүшкәне туры кояш нурлары төшмәгән җирдә киптерергә кирәк. Аның берничә юлы бар:
Беренче очракта үләннәрне табигый сүс ярдәмендә шәлкемгә бәйләп, чәчкәләрен аскы якка каратып элеп куярга кирәк.
Икенче очракта мәтрүшкәне бер-ике сантиметрлы кисәкләргә бүлеп, ике катлы марляга салып киптерергә була. Мондый вакытта иң мөһиме – үләнне әйләндереп торырга онытмагыз.
Өченче төр киптерүнең эше күбрәк булса да, ул иң яхшы нәтиҗә бирә. Элек үләнне ваклап, кул ярдәмендә уарга, аннары дымлы марля белән каплап, киптерергә куегыз. Шулай ук берничә көн дәвамында үләнне әйләндереп тору мөһим.
Үләннәр җыю – гади генә эш, иң мөһиме – ялкауланмаска. Үз кулларың белән әзерләнгән үләннәрнең аеруча файдалы икәнен онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев