Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Районыбызның 50 нче баласына тантаналы төстә таныклык тапшырдылар

Актаныш районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә быелның шушы вакытына кадәр яңа туган 46 бала теркәлгән иде. Бүген бу сан түгәрәкләнеп 50гә әйләнде.

               Нәкъ 22 май көнне 4 гаилә балаларына туу турында таныыклыкка ия булды. Ә 50 нче булып теркәлгән нарасыйның әти-әнисе Ләйсән белән Айрат Нургалиевларга туу турында таныклык тантаналы төстә тапшырылды. 

          Район ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева Нургалиевларны тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде. Гөлфинә Баян кызы туу турында таныклык белән татар милли ашлары турындагы бик бай эчтәлекле китап бирде. Ишәеп килүче гаиләгә тәмле ризыклар менә дигән ярдәмлек бит ул. 

- Бүген безнең ЗАГС бүлегенә бер-бер артлы 4 әти-әни туу турында таныклык алырга килде. Бала туу гаиләдә генә түгел, районыбыз өчен дә бик сөенечле вакыйга. 50 нче балага әти-әнисе Аида дип исем кушты. Чын күңелдән Нургалиевларны кечкенә кызлары туу белән котлыйбыз. Аларга балаларын саулык-сәламәтлек белән матур шартларда бәхетле итеп үстерергә язсын!- диде 

                  Ләйсән һәм Айрат Нургалиевлар 2019 елда гаилә корып җибәрә. Аида- аларның икенче балалары. Олы уллары Ильяр өченче яше белән бара. Кызлары тууга әти дә, әни дә бик шат, ә Ильяр абый булуын аңлап бетерә алмаса да нәни сеңелкәшен бик яратты. 

-Кызыбыз 16 май көнне туды. 20 май көнне бала тудыру йортыннан чыктык. Бүген менә туу турында таныклык алырга килдек. Кызыбыз туу шатлыгын уртаклашып, таныклыкны тантаналы шартларда тапшырган өчен бик зур рәхмәт!- ди икенче тапкыр әни булу бәхетен татыган Ләйсән.

-  Шатлык хисләре генә кичердек. Рәхмәт матурыма кыз бүләк иткән өчен, хәзер улыбыз да, кызыбыз да бар,  кошчыкларыбыз исән-имин булсыннар,- ди Айрат.

 

 

Амин, шулай булсын! Балаларыгызны тигезлек белән үстереп, киләчәктә алардан бары игелекле хәбәрләр генә ишетергә язсын!

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев