Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов: ветеринар кәгазьләре булмаган хайваннарны районга кертү тыела!
Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов хуҗалыкларны һәм гражданнарны ветеринар кәгазьләре булмаган хайваннарны сатып алудан һәм алып районга кертүдән тыелырга чакыра.
Барлык хуҗалык итүче субъектларга һәм гражданнарга:
-
терлекчелек һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларында булган барлык хайваннарны идентификацияләү үткәрергә һәм ветеринария хезмәтенә исәпкә куярга;
-
яңадан сатып алынган хайваннар, алынган үрчем, сую һәм сату, кинәт үлү очраклары яки берничә хайванның бер үк вакытта авыруы турында дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә;
-
чыгышы билгесез, ветеринария озату кәгазьләре булмаган, хуҗалык-тапшыручы субъектның ветеринария хезмәте тарафыннан эпизоотик иминлеге расланмаган, җибәрүче хуҗалыкта 30 көнлек карантин чаралары үткәрелмәгән хайваннарны алып керүгә юл куймаска;
-
хуҗалыкка яңа килгән хайваннарны кирәкле тикшеренүләр һәм эшкәртүләр үткәрү өчен 30 көн дәвамында карантинда тотарга;
-
ветеринария белгечләренең беренче таләбе буенча хайваннарны профилактик тикшерергә, иммунизация үткәрергә;
-
көтүлекләрне, су эчү урыннарын, терлекчелек биналарын тиешле ветеринар-санитар хәлдә тотарга, шулай ук фермаларны хайваннарның йогышлы авырулардан саклау буенча ветеринар-санитар кагыйдәләрдә каралган башка чараларны гамәлгә ашырырга.
Республика территориясенә ветеринар озату кәгазьләре булмаган хайваннарны алып керү тыела!
Нигезсез алып керү административ хокук бозу санала һәм түбәндәге җаваплылык каралган:
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 10.8 статьясына ярашлы рәвештә:
1. Хайваннарны ташу, куу яки сую ветеринар-санитар кагыйдәләрен яки терлекчелек продуктларын әзерләү, эшкәртү, саклау яки сату кагыйдәләрен бозу – гражданнарга 500 дән 1000 сумга кадәр; вазифаи затларга 3000 дән 5000 сумга кадәр; юридик затларга 10 000 дән 20 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
2. Авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм терлекчелек продуктларын ветеринар озату кәгазьләре булмаганда ташу– гражданнарга 3000 дән 5000 сумга кадәр; вазифаи затларга 30 000 дән 40 000 сумга кадәр; юридик затларга 300 000 дән 500 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
3. Биологик калдыкларны җыю һәм юк итү ветеринар-санитар кагыйдәләрен бозу – гражданнарга 4000 дән 5000 сумга кадәр; вазифаи затларга 20 000 дән 40 000 сумга кадәр; юридик зат булдырмыйча эшмәкәрлек алып баручы затларга 40 000 дән 50 000 сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 90 көнгә кадәр административ приостановкалау; юридик затларга 500 000 дән 700 000 сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 90 көнгә кадәр административ приостановкалау каралган.
Искәртәбез! Аеруча куркыныч авыруларның барлыкка килүенә һәм таралуына китергән гамәлләр (яки гамәлсезлек) өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган!
Хайван тотучыларга һәм сатып алучыларга җиткерәбез:
-
Россия законнары таләпләрен үтәгез;
-
хайваннарны транспортта тиешле ветеринария документлары булганда гына йөртегез;
-
кирәкле белешмәләрне һәм маркировка билгеләрен күрсәтмәгән сатучылардан хайваннарны һәм кошларны сатып алмагыз;
-
«Хорриот» хайваннарны идентификацияләүнең федераль системасында теркәлгән һәм исәпкә алынган хайваннарны гына сатып алыгыз.
Хайваннарның сәламәтлеге, алардан алынган продукциянең куркынычсызлыгы һәрберебезгә бәйле. Ветеринария кагыйдәләрен бозу – авыруларның таралуына һәм җитди административ җаваплылыкка китерүче фактор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев