Туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана
И туган тел, и матур тел!

Туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана

Россия халыклары телләре көненә багышланган чаралар балаларга туган телнең кадерен кечкенәдән үк аңлату, аны көндәлек аралашуда куллану һәм буыннан-буынга тапшыру әһәмиятен искәртә.

Быел әлеге бәйрәм Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Һәр тел — халыкның мәдәниятен, тарихын һәм рухи мирасын саклаучы мөһим кыйммәт. Шуңа күрә балаларда туган телгә кызыксыну уяту, аны яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтү кечкенәдән башланырга тиеш. Бу юнәлештә балалар бакчаларында да төрле чаралар, уеннар һәм иҗади шөгыльләр үткәрелә.

Гомуми үсеш бирүче 1 нче балалар бакчасында да туган телне саклау һәм балаларга татар теленең матурлыгын җиткерүгә зур игътибар бирелә. Әлеге бакчаның өлкән тәрбиячесе Лилия Фәрит кызы Хисмәтуллина билгеләп үткәнчә, балаларга туган телне кечкенәдән өйрәтү өчен төрле кызыклы чаралар оештырыла. Әкиятләр, уеннар һәм иҗади биремнәр аша сабыйлар татар телендә аралашырга, аның байлыгын һәм матурлыгын тоярга өйрәнә.

Бу көнне бакчадагы чара Габдулла Тукайның юбилей елына багышланган «Әкият» темасы белән үрелеп бара. Балалар әкият геройлары белән очрашып, төрле кызыклы биремнәр үтәләр, таныш әкиятләр дөньясына сәяхәт итәләр. Мондый чаралар туган телгә кызыксыну уятырга, балалар күңелендә милли мәдәнияткә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.


Нет комментариев