Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Унҗиденче тапкыр үткәрелүче “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясенә кушылыйк

“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” Республика хәйрия акциясе 2024 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Актаныш муниципаль районында 17 нчы тапкыр уздырыла. Аның төп максаты- аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына яңа уку елына әзерләнүгә булышлык итү.

Бу чара Гаилә елы кысаларында гаиләләрне яклау, традицион кыйммәтләрне саклау максатыннан үткәрелү белән дә үзенчәлекле.

Актаныш районында 2024-2025 нче уку елына 205 бала 1 нче сыйныфка укырга бара. Шулар арасында аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да бар.

Һәрбер бала мәктәп бусагасына 1 нче тапкыр аяк басканда, үзен бу дөньяда кирәкле кеше итеп хис итәргә тиеш. Аның үз-үзенә ышынычы, дөньяга карашы да шул вакытта гына дөрес формалаша. 2- 11 классларда белем һәм тәрбия алучы 2736 укучының 72 се ярдәмгә мохтаҗ.

Шуларны истә тотып, хөрмәтле райондашлар, үз мөмкинлегегездән һәм Сез җитәкчелек иткән оешмада эшләүчеләрнең мөмкинлекләреннәң чыгып, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән, яки аларны алу өчен акчалата ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Ярдәмнәр Игелек үзәгенең 9 бүлмәсендә кабул ителә (Актаныш авылы, Юбилей урамы,45 йорт).

Шулай ук түбәндә күрсәтелгән реквизитлар буенча да күчерү мөмкинлеге бар.

Актанышская РО ОО “ТРО ВОИ” – Общество инвалидов РТ” ПАО “Ак БАРС” Банка г.Казань,с.Актаныш ИНН 1604008830 КПП 160401001 р/с 40703810105979000003 к/с 30101810000000000805 БИК 049205805

Белешмәләр өчен телефоннар: 3-02-80, 3-14-11, 3-11-46.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев