Актанышлылар «Безнең заман» фестивалендә биш призлы урын яулады!
Мәдәни Актаныш

Актанышлылар «Безнең заман» фестивалендә биш призлы урын яулады!

Актаныш районы вәкилләре XIV Республикакүләм «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗаты телевизион фестиваленең зональ этабында югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Актаныш районы мәгариф идарәсенең хореографик ансамбле һәм хореографик квартеты үз номинацияләрендә I урынга лаек булды. Айнур Гыйльманов «Музыка» номинациясенең кече формалар төркемендә II урын алды. Рәмис Хәсәнов әлеге номинациядә III урын яулады.

 Мәгариф идарәсенең вокаль ансамбле дә «Музыка» номинациясендә III урынга лаек булды. Актанышлыларны котлыйбыз! Бу нәтиҗәләр — яшьләребезнең сәләте, хезмәте һәм иҗатка булган мәхәббәтенең матур чагылышы.

Яңа уңышлар һәм җиңүләр насыйп булсын!


Нет комментариев