Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

Җәйнең иң кайнар вакыйгасы — «Ардашир»да җәйге очрашу

Дуслар, җәйнең иң күңелле һәм истәлекле көнен бергә үткәрергә чакырабыз! 8 август көнне «Ардашир» ял базасында зур бәйрәм оештырабыз. Сезне ниләр көтә?

Программада:

  • - Кайнар җырлар һәм дәртле биюләр;
  • - Күңелле уеннар һәм көлке;
  • - Су юлыннан килүче кунакларны каршы алу;
  • - Dress-code: Бер төсле киемнән килгән компанияләрне махсус бүләкләр көтә (дуслар белән килешеп килегез);
  • - Балалар өчен: 0-10 яшьлекләр арасында иң креатив купальниклар конкурсы (бүләкләр булачак);
  • - Җәйнең төп хиты — күбекле кичә (пенная вечеринка).

Махсус кунакларыбыз:
- Алмаз Бәдретдинов;
- Ильяс Бәдретдинов («Риваять» төрек-татар этнографик төркеме солисты).

Кичәнең алып баручысы: Сирина Шәехова.

Бу көнне бергәләп ял итик, җырлыйк һәм биик! Кәефләрне күтәрергә, дусларны җыярга һәм «Ардашир»га килергә онытмагыз!

Кайда: Татар Ямалысы авылы, «Ардашир» ял базасы.
Кайчан: 8 август.
Башлана: 15:00 сәгатьтә.

Көтәбез! Бу очрашуны сагынып искә алырлык итеп үткәрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев