5 август — Бөтендөнья светофор көне
Бүген «Каенкай» балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячесе Закирҗанова Лилия Рәмзил кызы белән берлектә Бөтендөнья светофор көненә багышланган чара уздырды.
Балалар әңгәмәләр, өстәл уеннары һәм төрле кызыклы биремнәр аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен кабатладылар, светофор сигналларының мәгънәсен искә төшерделәр.

Актаныш районы балалар бакчаларында юл иминлегенә зур игътибар бирелә. Тәрбиячеләр балаларга юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кечкенәдән үк аңлатырга тырышалар.

Район үзәгендә бер генә светофор булса да, нәниләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән экскурсияләр, уеннар һәм тематик чаралар даими оештырыла. Бу эшләр балаларның юлдагы төрле хәлләрдә дөрес һәм сак булырга өйрәнүенә ярдәм итә.

Юл кагыйдәләрен белү — һәркем өчен мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев