Аккүз мәктәбеннән язалар: Балачакның яхшы юлы
Тормыш – ул бөек һәм бәясе булмаган бүләк, дип уйлыйм мин. Безгә әти-әниләребез тормыш бүләк иткән. Ә тормыш ул тәнең сәламәт булганда гына матур һәм рәхәт. Барыбыз да сәламәт, бүгенге кебек көләч йөзле булсын өчен, һәркемгә юл кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Чөнки юлда машиналар агымы артканнан арта бара. Шуннан чыгып, юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала.
Бу юнәлештә безнең Аккүз мәктәбендә даими эш алып барыла. Бүген дә мәктәптә очрашу узды. Кунагыбыз - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова. Ул безгә юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә тагы бер искә төшереп үтте. Укучылар үзләре кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Әңгәмә җанлы булды. Ләйсән апа килүгә без рәсемнәр эшләп куйган идек, ул барысын да карап,урыннар билгеләде, бүләкләр бирде. “Балачакның яхшы юлы”, “STOP” газеталары белән таныштырды, анда үткәрелгән конкурсларда катнашырга әйдәде. Очрашу бик күңелле үтте.
Ихтирам белән, Аккүз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Данис Әхмәтов.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев