Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юллар имин булсын!

Җәйге каникулларда юлларда балаларның иминлегенә аеруча зур игътибар бирелә.

Ата-аналар балаларга үрнәк булып тора. Шуңа күрә олылар яшь буынга юлда үзеңне дөрес тоту өлгесен күрсәтергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска тиешлеген тагы бер кат ассызыклап үтәсе килә.


Бүген Яңа Әлем мәктәп яны лагерында Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова укучылар белән очрашып әңгәмә корды, аларның фикерләрен тыңлап, сорауларына җавап бирде.

Уукучылар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган стенгазета чыгардылар, фантазияләрен баетып, әлегә гамәлдә булмаган юл билгесе уйлап чыгарып ясадылар, «Добрая дорога детства» газетасын укып, аның эчтәлеге белән таныштылар, биремнәрен эшләп, буягычларын да тиешенчә буядылар. Шулай ук кызыклы сорауларга җавап табып, үзлэренең белемнәрен тагын бер кат исләренә төшерделәр.


Яктылык кайтаргыч элементлар, өстәл уеннарына ия булдылар. Белешмәлекләр турында да онытмады, юл кагыйдәләрен искә төшереп тору һәрчак кирәк һәм бик мөһим! Әлеге чарада 50 бала катнашты, юл хәрәкәте иминлеге буенча уен форматында, күңелле әңгәмә барышында белемнәрен ныгытты. Әйдаманнары Фирая Мөбарәк кызы Сәрварова һәм Лениза Зәки кызы Нургалиева да балаларның хәвефсезлек кануннарын формалаштыруда хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев