Актаныш районының Югары Яхшый авылындагы 630нчы сайлау участогында яшь гаилә өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Тәкмәк авылында яшәүче Йосыф һәм Фәридә Ким үзләренең никах көнендә сайлау участогына килеп, гражданлык бурычларын үтәп, тавыш бирделәр.
Гаилә кору — ике кеше тормышындагы иң мөһим адымнарның берсе. Йосыф һәм Фәридә бу истәлекле көнне сайлауда катнашып та билгеләп үттеләр.
Яшь гаиләгә мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бәхет телибез. Бергә кабул иткән һәр карарлары уңышка илтсен, гаилә тормышлары имин һәм матур булсын!
Нет комментариев