Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Киров балалар бакчасында әниләр командаларга бүленеп юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәтте

Балалар бакчасында балалар гына түгел,әниләр дә бүген файдалы чарада катнашып, юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләре,һәм тормышта балаларга нинди алымнар кулланып өйрәтүләре турында фикер алышты, ачык чара күрсәттеләр.

Чараны бакча мөдире Ләйлә Ситдиковна ачып җибәрде, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшчәнлек белән таныштырып, нинди алымнар кулланып эшләүләре турында сөйләп узды.

Балалар " Йомры икмәкнең сәяхәте" ("Йомры икмәк" әкиятен юл йөрү кагыйдәсенә өйрәтү буенча үзгәртеп сәхнәләштерделәр) дип исемләнгән чыгыш дәвам итте.Балалар чыгышыннан соң әниләр ярышы башланды.

Ә исә балалар бер нинди тавыш- тынсыз ,кисәтүләрсез әниләрен күзәттеләр,алкышлар белән аларга көч биреп тордылар.
Киров балалар бакчасы әниләрне өч командага туплап,зур әзерлек белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә булган белемнәрен ата- аналар белән уртак эшчәнлектә күрсәтеп шаккаттырды.
Әниләр командаларга бүленеп 7 бирем үтәде.Болар барысы да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган иде.
-өй эше
- сорау- җавап
- юл билгеләрен төркемләү
- юл билгесен ясау
- машинаны кем алдан чорный
- автобус
- капитаннар ярышы.
-ярышлар әниләрнең,балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды.

Тәрбиячеләр Ганиева Зенфира Раисовна, Рашитова Эльвира Фанилевна, Шайхуллина Райля Анваровна уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе дә югары бәяләнде.
Бәйгеләргә зур әзерлек белән килгән әниләргә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  Дәүләт бюджет учреждениесының Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова зур рәхмәтләрен җиткерде.
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган эш дәфтәрләре таратылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев