Куркынычсыз юл — һәркем өчен мөһим
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Куркынычсыз юл — һәркем өчен мөһим

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игътибар, балалар!» акциясе үткәрелде. Әлеге чорда Актаныш районының балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган төрле чаралар, очрашулар һәм аңлату эшләре оештырылды.

Бүген Актанышның беренче урта мәктәбендә 1нче сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз юл — өйгә» акциясе кысаларында чара узды. Укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре, юл аша чыгу тәртибе, җәяүлеләрнең үз-үзләрен тотышы турында сөйләштеләр. Чарада ЮИД отрядлары да актив катнашты. Актаныш районы профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова балаларга юлда аеруча игътибарлы һәм сак булу кирәклеген искәртте. Шулай ук ГБУ «БДД» тарафыннан әзерләнгән яктылык кайтаргыч элементлар һәм «Тетрадь юного участника дорожного движения» дәфтәрләре тапшырылды.

Балалар бакчасында йөргәндә сабыйлар юлда күбесенчә әти-әниләре белән булса, мәктәп яшенә җиткәч, алар мөстәкыйль рәвештә юл хәрәкәтендә катнаша башлый. Шуңа күрә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен даими искә төшерү, аларны үтәү үрнәген күрсәтү мөһим. Укытучылар һәм ата-аналарның бергәләп алып барган аңлату эшләре баланың иминлеген тәэмин итүдә зур роль уйный. ЮИД отрядлары белән берлектә мондый чараларны дәвам итү балаларга юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итә.


Нет комментариев