«Умырзая» балалар бакчасында гаилә спартакиадасы узды
«Умырзая» балалар бакчасында зур вакыйга булып узды – грант ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Сәламәт гаилә – сәламәт балалар» проекты кысаларында гаилә спартакиадасы оештырылды. Бу чара тәрбияләнүчеләрнең гаиләләрен берләштерде һәм өч блоктан торды: спорт сынаулары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү уеннары һәм сәламәт туклануга багышланган квест-уен.
Физкультура инструкторы Ильвина Ильфар кызы күтәренке музыка астында бәйрәмне башлап җибәрде. Аннары бәйрәм алып баручысы Фәрсия Фәһим кызы командаларга ярыш кагыйдәләрен төшендерде. Ярыш этаплары арасында балалар бакчасының яшь талантлары кунакларга тәэсирле җырлар һәм шигырьләр бүләк иттеләр.
Нәтиҗәләр буенча беренче урынны Ядкәровлар гаиләсе яулады. Балалар бакчасы мөдире Эльвира Хәмит кызы барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде, ә җиңүчеләрне мактау кәгазьләре, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Чараның махсус кунагы – Актаныш районы буенча юл куркынычсызоыгы ДБУ бүлекчәсе башлыгы Ләйсән Радифовна булды. Ул әти-әниләргә һәм балаларга юлларда иминлек мөһимлеген искә төшерде һәм үзенең шәхси бүләкләрен тапшырды.
Без бу гүзәл чарада катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез һәм нык сәламәтлек телибез, чөнки нәкъ менә сәламәт гаиләдә сәламәт балалар үсә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев