Батырлар авылы Мари Суыксуында иң-иңнәрне олыладылар
Авыл көне календарьда булмаса да, Мари Суыксуы аны көтеп ала. Авылның тирән тамырлары Иван Грозный Россия белән идарә иткән чорларга, черемис гаскәрләренә ук барып тоташа. Елдан-ел Мари Суыксуы авылы зурая, матурлана. Бүген авылда 173 шәхси йортта 342 кеше яши. Мари Суыксуы авылы безнең Актаныш районының горурлыгы. Бала тәпи китүгә, мари биюен бии башлый, марича җырлый, туган телнең тәмен белеп сөйләшә. Данлыклы «Ший Памаш» ансамбленә менә шундый сәләтле, туган теленә, милли җырларга, биюләргә гашыйк балалар килә, ансамбльгә йөри-йөри үсеп җитәләр, авылда төпләнәләрме, еракларга очып китәләрме, кан белән күчә барган, күкрәк сөте белән кергән мәдәни кодны онытмыйлар. Өлкән яшьтә дә тыпырдатып басалар, сәхнәдә, бәйрәмнәрдә, гаилә кичәләрендә рәхәтләнеп бииләр. Авыл бәйрәмендә сәләтләргә мәйдан ачык: мари дусларыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, уйнады, көлде, аралашты. Аларны хөрмәт итеп килгән күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, хатыны, ире, дусты шушы авылдан булган башка милләт кешеләре бәйрәмнән дәрт-дәрман алып кайтып китте. Юкка гына Мари Суыксуын батырлар авылы димиләр. Махсус хәрби операциядә Раил Надриев, Сергей Мосолов кебек асыл егетләре иң югары дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. Туган илне ярату менә шушы изге туфрактан башланган да инде.
Мари Суыксуның авыл көнен мәктәп укытучылары алып барды. Сәхнәдән марича, татарча, русча рәхәтләнеп сөйләделәр, беркем дә мин аңламыйм, димәде. Чөнки бу өч телне биредә барысы да камил белә.
Бәйрәм башланганчы кунаклар белән аралашып алдык. Фикия Асманова милләте буенча татар икән, мари егетенә кияүгә чыгып олыгайганчы шушында марилар арасында яши, беркайчан да килен булып төшкәненә үкенмәгән:
Марилар белән бик тату гомер кичерәм, уртак телне бик тиз таптым. Авыл бәйрәме оештыруга бик сөендек. Оештыручыларга афәрин! Мәктәп директоры Эдуард Галиевка, укытучы Ирина Миңнекәевага зур рәхмәт. Эшләрендә уңышлар телибез.
Авыл халкы бик бердәм. Авыл җирлеге башлыгы кушканчы, без үзебез өмәләр дә оештырабыз, аннан беркем дә читтә калмый. Менә шунда да безнең бердәмлек күренә,- ди Фикия апа.
Динә Әминова исә Татар Суыксуыннан. Авыл көненә ире Дилүс белән килгәннәр. Гомер буе почтада, саклык банкы филиалында эшләгән Динә апа Мари Суыксуындагы һәркемне яхшы белә.
Саклык банкында мари кардәшләр белән 35 ел дуслыкта, иңгә-иң терәп эшләдем. Хезмәт хакларын минем аркылы ала иделәр. Хәзер дә хәлемне беләләр, озак күренми торсаң, кеше аша булса да сәламнәрен әйтәләр. Мари халкы, беренчедән гади, икенчедән, гадел, өченчедән эч-бавырыңа кереп хәлеңне сорый, ярдәм итә. Алар белән эшләве дә рәхәт, яшәве дә рәхәт. Кешене хөрмәт итәләр, ярдәм итәргә беренче алар йөгереп килә. Авыллары белән дус, -дип хөрмәтен җиткерде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та зур ихтирам белән карый райондагы бердәнбер мари авылы халкына. Иң күңелне сөендергәне: Мари Суыксуында яшәүчеләрнең телләрен, милли гореф-гадәтләре, фольклорларын саклап, кадерләп яшәүләре:
Кеше гомере бик кыска. Аны матур итеп, дуслыкта яшәргә кирәк. Бүген Актаныш районынан махсус хәрби операциягә киткән яу кырындагы 80нән артык егетебезне җирләдек. Алар арасында Мари Суыксуының батыр егетләре дә бар. Бәйрәмдә аларның әниләре дә чакырылган. Батыр уллар үстергәнегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә! Киләчәктә егетләребез исән-сау кайтып мондый бәйрзәмнәрне бергәләп үткәрергә язсын.
Мин мари халкын бик яратам. «Ший Памаш» сәхнәдә бии башласа, якыннарым миңа әнә синекеләр бии, диләр. Мари халкына, аның фольклорына, «Ший Памаш» ансамбленә район башлыгы булып эшли башлап, аларның беренче чыгышларын күргәннән соң ук гашыйк булдым. Үз милләтегезне саклап матур итеп яшәвегез, гореф- гадәтләрегезне саклавыгыз алдагы буыннарга да күчә барсын, туктала күрмәсен, - диде Ленар Зарипов.
Ленар Рафак улы фидакарь хезмәте һәм районнның социаль-икътисади тормышында актив катнашуы өчен Алина Петровага Актаныш районы башлыгының мактау кәгазе, ә нәтиҗәле хезмәттәшлек күрсәтүе һәм авылда чаралар оештырганы өчен Тамара Султангалинага Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Мари Суыксуы мәктәбе директоры һәм мари автономияле җәмгыяте җитәкчесе Эдуард Галиев Актаныш район җитәкчелегенә, аерым алганда, район башлыгы Ленар Зариповка олы рәхмәтен белдерде. Авылдагы һәр чара, бәйрәмнәр үткәрүме, чараларга әзерлекме, төзү-төзекләндерү эшләреме, барысы да Актаныш районы җитәкчелеге ярдәмендә оештырыла. Быелгы уку елы алдыннан зур эш башкарылган - мәктәп остаханәсе капиталь төзекләндерелгән.
Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина исә хезмәтләре белән һәм авылны яшәтеп, яшәртеп яшәгән барлык авыл халкына рәхмәт белдерде.
Чыннан да авыл халкы эштә генә түгел, бәйрәмдә дә бердәм. Мәктәп ишек алдына килеп керүгә һөнәрче Мари Суксуы осталары каршы ала.
Ленислав Султангалин самавырын кайната, күрек белән күмергә һава өрдерә. Аның хатыны Тамара апа Султангалина белән туганы Галина Михайлова тәбикмәк пешерәләр.
Мич ялкынында 4 табада өй ачыткысы белән әзерләнгән тәбикмәкләрдән авыз итмәгән кеше калмагандыр. Мари милли киемнәрен кигәнгәме, хуҗабикәләр әллә каян игътибарны үзләренә җәлеп итәләр.
Миңа 68 яшь. Шушы авылда туып-үстем, 50 ел тракторда эшләдем, дип сөйләп җибәрде 0 абый, - Авылыбыз бердәм. Авыл бәйрәме- безнең өчен иң кадерле бәйрәм. Султангалиннар бик күп без. Гаиләдә алты бала үстек. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез,- дип сцйли Ленислав Султангалин.
Фәрхәт Гатин Авыл көненә Руслан абый Михайловларга Новый поселогыннан ук кайткан. Үзе татар булса да, мари бәйрәмнәрен калдырмый. Баҗасы Олегның туган авылы Мари Суыксуына кайтып йөри. Олегның туганнары җирләнгән зират өмәсендә дә катнаша. Мариларны бик хөрмәт итә. Авыл бәйрәмендә ул зур казан асып туганнары белән пылау әзерләде, бәйрәм кунакларын сыйлады. 20 литрлы олы казанда пылау пешкәнен бөтен халык көтеп алды.
Эрик Арсланов әзерләгән уха да искиткеч тәмле иде. Бәйрәм кунаклары 10 минут эчендә 30 литрлы казанны бушатып та куйды.
Бу вакытта сәхнәгә бер-бер артлы авыл уңганнарын чакырып зурладылар.
Иң элек Эдуард Галиев махсус хәрби операциядә һәлак булган Марсель Галимовның кызы, 4 нче сыйныф укучысы Ясминәгә «Мәктәпкә барырга булыш» акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
Иң өлкән яшьтәге авылдашларны хөрмәтләделәр. Авыл картая дип әйтергә тел әйләнми, быел Мари Суыксуы нәни гражданнар белән тулыланган. Өч айлык кына Лев Тимербаев, Ралина Исанова, Айлин Сәгыйтованы бүләкләделәр. Күпбалалы Илфак һәм Ләйсән Гарифуллиннар да биш балалары белән сәхнәгә күтәрелде.
Үз техникалары белән авылны матурлауда, төзек хәлдә тотуга зур өлешләрен керткән Альберт Асманов, Вил Сәгыйтов, Альфред Султангалин, Эдик Хаҗиев, Альберт Шәңгәрәев, Алексей Асылбаевларга да авылдашларының рәхмәте зур.
Әгерҗе районыннан килгән кунагыбыз Сергей Пактеев, матур тавышы һәм оста гармунда уйнавы белән бар халыкны таң калдырды, беркем дә ул сәхнәдә чагында тик кенә утыра алмады, аяклар үзеннән-үзе тыпырдый башлый.
Авыл артистлары да кимен куймады, мәйдан уртасына чыгып сәләтләрен күрсәтте, җыр-биюләр төнгә кадәр өзелмәде.
Инна Галиева Әгерҗе районы Кадрәк авылы кызы. Мари Суыксуы авылы егете белән Удмуртиядә танышалар да бер күрүдән бер-берсенә гашыйк булалар. Хәзер Чаллыда яшиләр. Авыл көне буласын кайнанасыннан ишеткәч, шунда ук кайтырга уйлыйлар.
Минем әбием «Марийцему марийка, русскому- русская, татарину- татарка» дип гел әйтә торган иде, үзебезнең милләт кешеләренә кияүгә чыгуымны теләде. Күкләрдә язылгандыр, мари кешесе белән гаилә кордым. Безнең телебез Мари Суыксуында яшәүчеләрнекеннән бераз аерыла. Биредә татарчага якынлаштырып сөйләшәләр.
15 ел килен булып төшүемә, хәзер инде мин дә татарча өйрәнә башладым. Мари милли гореф-гадәтләрен саклыйбыз, кышын «Шорыкйол», җәен Сабантуйга охшаган «Семык» бәйрәмен көтеп алабыз. 2 августта яңа уңышка багышланган "У кинде пайрем" үткәрдек. Чәчәк бәйрәмебез бар- ул «Пеледыш пайрем». Әбиләребезнең ничек үткәргәннәрен искә төшереп, йолаларыбызны саклыйбыз, балаларыбызга күрсәтәбез, – ди Инна.
Мари Суыксуы мәктәбе директоры һәм мари автономияле җәмгыяте җитәкчесе Эдуард Галиев бүгенге авыл көнен оештыруга зур, әмма гади максатлар куя:
Безнең бурыч- халыкны берләштерү, гореф-гадәтләребезне саклау. Әгәр яшьләр бүгенге кебек чараларга шушылай бердәм булып тартыла икән, безнең киләчәгебез бар! Иң мөһиме үзебезнең гореф-гадәт, йолаларны яшьләребезгә тапшырырга иде, алар аны саклап, үзләреннән соң килгән буыннарга өйрәтсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев